

30 май–1 июньдә Уфада «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. Китап сөючеләрнең зур бәйрәме традиция буенча башкаланың Совет мәйданында өченче тапкыр узачак.
Кичә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, “Китап” нәшрияты директоры вазыйфасын башкаручы Эльмира Хәйретдинова, Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов катнашлыгында әлеге масштаблы чарага багышланган матбугат конференциясе узды.
Фестивальгә Русиянең 22 төбәгеннән һәм 4 илдән 270 катнашучы теркәлгән, дип хәбәр итте Әминә Шәфыйкова. Быел ярминкәгә беренче тапкыр Иран да килә.
Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, форумның беренче көне «Батырлык турында сүз» девизы астында узачак һәм Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланачак. Язучы йорты, БР Милли музеенда «Минем ил язмышында сугыш» күргәзмәсе ачылачак. Беренче көннең төп вакыйгаларының берсе РФ Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер катнашында Армия мәдәнияте көннәрен тәкъдир итү булачак. Шулай ук республика театрлары һәм Русия армиясе театрларының спектакльләре күрсәтеләчәк. Язучылар Олег Рой, Евгений Водолазкин, шулай ук шагыйрь, махсус хәрби операциядә катнашучы, лейтенант, танкка каршы взвод командиры Сергей Лобанов белән иҗади очрашулар булачак.
31 майда, бәйрәм «Мәңгелек турында сүз» концепциясе астында дәвам итәчәк һәм классик әдәбиятка багышланачак. Биредә Бөек ватандашларыбыз Пушкин, Есенин, Чехов, Мостай Кәрим һәм башка рус һәм милли әдәбият классикларының әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Русиянең халык артистлары Александра Захарова, Илзе Лиепа һәм Екатерина Рождественскаяны берләштергән «Династия» спектакле күрсәтеләчәк. Популяр театр һәм кино актеры, композитор, музыкант Иван Замотаев рус классикасы әсәрләре буенча моноспектакль тәкъдим итәчәк.
1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан «Киләчәк турында сүз» шигаре астында узачак. Ул көнне Башкортстан Республикасы балалар җыелма хорының чыгышы чагу вакыйга булачак. Анда 600 бала Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан форумның төп сәхнәсендә музыкаль әсәрләр башкарачак. Бу көнне шулай ук балалар язучылары Александр Усачев һәм Валентин Постников белән кызыклы очрашулар булачак.
Өч көн дәвамында әдәбият, театр, сәламәтлек саклау, туризм, яшьләр сәясәте һәм башка өлкәләргә багышланган тематик мәйданчыклар эшләячәк. Балалар һәм яшьләр өчен махсус зоналарга мөһим урын биреләчәк, анда оештыручылар иҗади аралашу һәм гаиләләр өчен белем бирү программалары өчен аерым атмосфера тудырачак.
"Безнең ярминкәнең даны инде бөтен ил һәм якын чит илләрдә яңгырый. Ул чыннан да шундый җитди мәйданчык: анда һәркем килә һәм күңеленә хуш килгән китапны сатып алырга мөмкин. Ләкин бу шулай ук китап индустриясен үстерү өчен яңа тәкъдимнәр, идеяләр туар өчен җирлек, –ди Әмин Әвний кызы.
Фестиваль кысаларында «БиблиоАльянс: хезмәттәшлекнең яңа модельләре» төбәк китапханәләре директорларының Бөтенрусия киңәшмәсе узачак. Башкортстанда китапханә директорлары өчен мондый масштаблы киңәшмә беренче тапкыр үткәрелә. Беларусь Республикасыннан, Мәскәүдән, ХМАО, Новосибирскидан, Тыва Республикасыннан, Амур өлкәсеннән һәм Русиянең башка төбәкләреннән кунаклар һәм спикерлар көтелә.
Фото автора.