

Хәйдәр Вәлиев: "Үз ансамблемне төзегәч кенә, үземне дирижер итеп тоя башладым".
1 июнь көнне Хәйдәр Вәлиев җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбле Уфада беренче концерты белән чыгыш ясый. Исеме таныш булса да, бу “Дуслык” – яшь анамбль.
Талантлы коллектив, кабатланмас башкару осталыгы белән, тамашачыга татар, башкорт, һәм рус музыкасының сихри дөньясын ача. Тавышлар гармониясе, милли колорит һәм онытылмас хисләр бүләк итәр бу кичәне безгә якташыбыз, яшь сәнгать остасы Хәйдәр Вәлиев алып кайта.
2023 елда Гнесиннар исемендәге русия музыка академиясе студенты Хәйдәр Вәлиев нигез салган «Дуслык» вокаль ансамбле, кыюлык туплап, илебез шәһәрләрендә уңышлы гастрольләр белән чыгыш ясый башлады.
Ансамбль репертуарында, нигездә, академик эшкәртүдә татар һәм башкорт халык көйләре. Алай гына да түгел. Хәйдәр репертуарга рус һәм белорус җырларын да ала. “Белоруслардан әлегә «Саўка ды Грышка»ны гына башкарабыз, әмма безнең планнар зур. Кайвакыт без үз программабызда халык көйләрен авторлар музыкасы белән берләштерәбез, мәсәлән, грузин композиторы Мираб Парцхаладзены. Аның бик матур музыкаль теле һәм эчтәлекле текстлары бар. Безнең репертуарда хор миниатюралары да, симфоник оркестр белән бергә эре формалар да бар”, ди яшь һәм өметле дирижер Хәйдәр Вәлиев.
Уфада узачак концерт Хәйдәр Илһам улы өчен югары сәнгатькә багышланган намуслы хезмәт юлында беренче җитди адымнар һәм шул юлда зур имтихан кебек җаваплы. Профессор П.Е. Карпов сыйныфында белем алучы Хәйдәр Вәлиев төзегән ансамбльне якташлары ничек каршы алыр? Бу сорау да яшь музыкантка тынгы бирмидер. Яшьлектә хыяллар корып, аларга ирешү өчен нинди киртәләр аша үтәргә кирәклеген алар аша узып караганнар яшь сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Хәйдәр Вәлиевның омтылышларын, максатларын аңлар һәм милли сәнгатебез киңлегендә яңалык булган “Дуслык” ансамбле чыгышын лаеклы бәяләр дип ышанабыз. Җыр-моң сөюче дусларны, 1 июнь көнне, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан филармониясенең кече залында көтеп калабыз.