"#МУЗЫКАВМЕСТЕ" Бөтенрусия музыкаль проекты Президент мәдәни башлангычлары фонды булышлыгында "#ПЕСНИВЕЛИКОЙСТРАНЫ. С любовью из Приволжья" яңа сериясен эшләтеп җибәрә.
Проект Идел буе федераль округының 14 төбәген үз эченә алачак. Ачык һава астында төбәкнең мәдәни, табигать һәм этнографик истәлекле урыннарында җыелып, тере башкару форматында 7 уникаль музыкаль композиция яздыру һәм төшерү планлаштырыла. "#ПЕСНИВЕЛИКОЙСТРАНЫ" зуркүләмле мәдәни проекты 17 майда Түбән Новгородта старт алачак.
"#МУЗЫКАВМЕСТЕ" - ул күренекле Русия музыкантыТимур Ведерников тарафыннан оештырылган мәдәни-социаль проект. Аның нигезендә тере музыка эшчәнлеге идеясе ята. Тавыш яздыру һәм төшерү корылмасы белән мобиль комплектлы Проект командасы, Русия һәм дөньяның төрле почмакларыннан талантлы башкаручыларны бер музыкаль композициягә җыеп, яздырачак. Илнең чагу портретына салынучы тере һәм кабатланмас йөзләр, тавышлар һәм шәһәрләр калейдоскопы аның нәтиҗәсе булачак.
Проект милләтара бәйләнешләрне ныгытуга, мәдәни мирасны саклауга, халык музыкасын популярлаштыруга юнәлтелгән. #МУЗЫКАВМЕСТЕ инициативасы Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан хупланган.
Проектның үзенчәлекләре:
* Киң аудиториягә яңгыратылачак профессиональ музыка аранжировкаларын тудыру.
*Милли киемнәр һәм халык уен коралларын файдаланып, Идел буе федераль округының иң матур урыннарында төшерү.
* Русиянең аз санлы халыкларының үзенчәлекләренә кызыксыну һәм иҗат аша Туган илгә сөю уяту.
* Проектта танылган музыкантлар белән бергә һөвәскәр башкаручыларның да катнашуы.
Проект командасы Уфада 17-20 июньдә эшлиячәк.