Мәдәни мохит
15 Май 2025, 11:06

“Туган йорт җылысы”

Уфада “Туган йорт җылысы” федераль проекты ачылды.

Диана Гәрәева.Диана Гәрәева.
Диана Гәрәева.

Уфада “Туган йорт җылысы” федераль проекты ачылды.

14 майда Башкорт дәүләт курчак театрында Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы оештырган “Туган йорт җылысы” федераль проектын ачу тантанасы булды.

Проектның төп бурычы – тарихи хәтерне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.

14-16 май көннәрендә “Туган йорт җылысы” проекты кысаларында курчак театрында чаралар циклы уза.

Проект концепциясе нигезендә, театрлар Русия традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче, күпмилләтле халкыбызга хас мәңгелек кыйммәтләрне чагылдыручы тематик спектакльләр күрсәтәләр. Нәкъ менә шуңа күрә проектта “Озеро заколдованного коня” һәм “Сказание о Петре и Февронии” спектакльләре катнаша, алар илебез халыкларының мәдәни асылын чагылдыра.

Диана Гәрәева.
Диана Гәрәева.
Диана Гәрәева.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас