Мәдәни мохит
5 Май 2025, 10:19

Сөенечле хәбәр

Идрис Газиев зур бүләккә лаек булды!

Сөенечле хәбәрСөенечле хәбәр
Сөенечле хәбәр

Идрис Газиев зур бүләккә лаек булды!

 

Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, җырчы һәм мөгаллим Идрис Газиев Башкортстанның тагын бер югары бүләгенә лаек дип табылды!

"Бүген республикабыз Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров мине "Салават Юлаев" ордены белән бүләкләде. Туган Башкортстан җитәкчелегенә хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм", дип яза Идрис Мөдәрис улы үзенең сәхифәсендә.

Сөенечле хәбәр
Сөенечле хәбәр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас