Мәдәни мохит
30 апрель 2025, 05:55

Валерий Гергиев: “Башкортстан белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты”

29 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXIV Мәскәү Пасха фестивале кысаларында маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин һәм Зур театрларның берләштерелгән симфоник оркестры концертында булды.

Валерий Гергиев:  “Башкортстан белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты”Валерий Гергиев:  “Башкортстан белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты”
Валерий Гергиев: “Башкортстан белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты”

     Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Морис Равель, Клод Дебюсси, Николай Римский-Корсаков, Игорь Стравинский, Петр Чайковский, Макс Брух һәм Вольфганг Амадей Моцарт әсәрләре яңгырады.

    Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров Валерий Гергиевка һәм Русиянең төп театры музыкантларына Уфада чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.

 - Бу тылсымлы музыка кичәсе өчен Башкортстанда яшәүчеләр исеменнән сезгә рәхмәт белдерәм. Мәскәү

Пасха фестивале Уфа өчен иң якты мәдәни вакыйгаларның берсе булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

   Төбәк башлыгы шулай ук Башопера коллективының зур театр белән багланышларының мөһимлеген билгеләп үтте.

 - Без Мәскәүнең Зур театрының тарихи сәхнәсендә “Рахманинов. Гомер озынлыгындагы симфония” балетын уңышлы тәкъдим иткән труппабызга ярдәм иткәннәре өчен аеруча рәхмәтле. Безнең өчен бу бик зур дәрәҗә, – диде Радий Хәбиров.

    Республика җитәкчесе шулай ук Мариин театры музыкантларына дәүләт бүләкләре тапшырды – «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә виолончельдә уйнаучы Олег Сендецкий һәм альтист Юрий Афонькин лаек булдылар.

    Мариин театрының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Зур театрның генераль директоры Валерий Гергиев, үз чиратында, алдагы масштаблы уртак проектларга ышаныч белдерде.  

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас