

Татар теле һәм мәдәнияте көннәре ябылды.
Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы тәмам. Аны концерт программасы белән йомгакладык. Тере оркестр, көчле тавышлар, гармунчылар, нәниләр һәм олылар, спектакльдән өзек, моңлы җыр һәм дәртле биюләр, котлаулар – программага бар да сыйган иде.
Ин зур рәхмәтләребез – катнашучыларга. Тантаналы айлыкны япканда без бары тик үзешчәннәрне сәхнәгә чыгардык. Халык белән эшлибез, алар арасыннан булган талантларны сәхнәләргә күтәрәбез! Тукай әйткәндәй, "Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, дәртле ул, шагыйрь ул, әдип ул". Бүгенге чарада без моны тагы бер тапкыр расладык: шәһәребез талантларга шул тиклем бай!
Нефтекама шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләр үзәге (җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова) әзерләгән концерт программасында шәһәрнең 20дән артык үзешчән коллективы катнашты. Болар – "Мизгелләр" инструменталь-вокаль оркестры, "Түбәтәй" гармунчылар ансамбле, "Рухият" театры, "Инеш" әдәби берләшмәсе, композиторлар берлеге, "Мәхәббәт моңнары" , "Талбишек", "Чулпан", "Моң чишмәсе", "Ләйсән", "Талисман" коллективлары, "Умырзая", "Ак калфак", "Яшь йөрәкләр" коллективлары. Концертны балалар иҗат сарае солистлары һәм филармония артистлары чыгышлары бизәде.
Ябылу тантанасында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында"Татар кызы. Татар малае" бәйгесе үтте. Шулай ук Нәҗибә Сафинаның "Иҗат тирәге" әдәби премиясе дә тапшырылды. Юлия Нуриәхмәтова (1 урын) һәм Аяз Корбанов (2 урын) җиңүчеләр булдылар. 180 артистны берләштергән концерт "Туган тел"җыры белән тәмамланды. Эстафета һәм Дуслык Кубогы шәһәрнең башкорт корылтаена тапшырылды.