

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында яңа премьера дөнья күрде.
Билгеле милли совет классигы – карачай-черкес драматургы Билял Аппаевның “Чибәркәйләрне ничек урлыйлар?” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Дәртле ир – башка чир” комедиясе ике көн рәттән тулы заллар җыйды. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе – Илдар Вәлиев.
Әсәрдә көнүзәк проблема гаиләле ирләрнең хатын-кыз затына “йомшаклыгы”. Ике күрше үзләренең хатыннарын, балаларын онытып, бер дәртләренә баш булалмыйча, авылга килгән чибәр табибә артыннан кемузардан чаба башлыйлар. Шуның аркасында уңайсыз да, кыен да, көлкеле дә хәлләрдә калалар. Дәртле ирләр үзләре дә, аларның хатыннары да...
Премьераны фарс дип атарга да буладыр. Фарс – ул урта гасырдагы халык театрының бер төре. Комик алымнар, хәрәкәт, ым, хәтта төс-кыяфәт белән тамашачыны көлдерүче җиңел эчтәлекле комедия.
“Тормыш болай да авыр, драма карыйсым килми, шаркылдап көлә торган комедия кирәк!”диючеләр өчен иң шәп сәхнә әсәрләренең берсе булыр бу премьера. Тамашачыларның спектакль барышында кычкырып көлә-көлә каравы һәм ахырдан артистларны көчле алкышларга күмүе моның ачык дәлиле.
Төп рольләрдә –Башкорстанның халык артистлары Мәхмүт Фатыйхов, Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артистлары Лина Ганиева, Альберт Шәйхетдинов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Айсылу Гомәрова, шулай ук Динар Тимершәехов, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар.