Мәдәни мохит
26 Апреля 2025, 18:41

Безнең телебез – Бөек Тукай теле!

Туган тел ул - бер генә!

Безнең телебез – Бөек Тукай теле!Безнең телебез – Бөек Тукай теле!
Безнең телебез – Бөек Тукай теле!

Туган тел ул - бер генә!

 

 Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасының Салават шәһәре бүлекчәсендә Бөек шагыйребез  Г. Тукайның туган көне мәктәп балалары белән берлектә узды.

Балалар бик матур әзерлектә килеп, яттан шигырьләр укыдылар, җырладылар, конкурсларда катнаштылар.  Бу уңган малайлар һәм кызлар Рәхмәт хатлары hәм медальләр белән бүләкләнде.

Шәймарданова Гөлназ Риф кызы бу чараны оештыруда зур тырышлык салды. Аның фидакарь хезмәте хөрмәткә һәм зур рәхмәткә лаек. “Ак калфак” бүлекчәсе белән берлектә эшләү туган татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда  бик нәтиҗәле эшчәнлек булып тора.

 

Вәсилә Бәширова.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас