

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бүген Билял Аппаевның “Дәртле ир – башка чир” комедиясе тәкъдим ителәчәк. Премьера билгеле милли совет классигы - карачай-черкес драматургының “Чибәркәйләрне ничек урлыйлар?” әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе - Илдар Вәлиев.
Әсәрдә күтәрелгән көнүзәк проблема– төп геройларның хатын-кыз затына “йомшаклыгы”. Ике күрше, ике гаилә башлыгы үзләренең яшен дә, җәмгыятьтәге хәлен дә онытып, бер дәртенә баш булалмыйча, кемузардан авылга килгән чибәркәй артыннан чаба. Нинди генә хәлләргә тарымый да, нинди генә көлкегә калмый алар! Тормышыбызда да еш кына очрый торган мондый күренешне автор көлкеле вакыйгалар аша сурәтләп, үзләренең якыннарына зыян китерүче кимчелекне тәнкыйть утына тота. Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассысызыклап үткән.
Төп рольләрдә - Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкорстанның халык артистлары Мәхмүт Фатыйхов, Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артистлары Лина Ганиева һәм Альберт Шәйхетдинов, шулай ук Динар Тимершәехов, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар.
Спектакльнең сәхнә рәссамы – Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссамы – Наталья Степанова, композиторы – Юлай Үзәнбаев.