Мәдәни мохит
25 апрель 2025, 06:50

Шагыйрьнең сынмас рухы

Уфада Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү буенча I Республика конкурсы үтте.  

Шагыйрьнең сынмас рухыШагыйрьнең сынмас рухы
Шагыйрьнең сынмас рухы

Уфада Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү буенча I Республика конкурсы үтте.


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бетмәс-төкәнмәс илһам каян килә? Укучыларның бәләкәй генә уңышларыннан башлап, зур җиңүләргә ирешүе аларга сынмас канатлар, сыгылмас рух ныклыгы бирә. Чәршәмбе көнне Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетында узган Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү буенча I Республика конкурсында катнашучылар тагын шундый рухи күтәренкелеккә ия булды.
Бу иҗади бәйге М.Акмулла исемендәге белем мәркәзендә Бөек Тукайның Уфага килүенең (1912 елда) 100 еллыгы уңаеннан Филология фәннәре һәм мәдәниара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ачылган Мемориаль кабинет каршында оештырылды. Биредә “Габдулла Тукай һәм Башкортстан” проекты гамәлдә. Мемориаль кабинетта шагыйрьнең бербөтен агачтан ясалган сыны тора. Аны худграф студентлары ясап, бүләк иткән. Габдулла Тукайның Уфага килүе кебек тарихи вакыйганы күбрәк буыннар белсен өчен, иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру, татар теле һәм әдәбиятына кызыксынуны үстерү, балаларга иҗат мәйданы булдыру, шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерү аша балаларның сәнгать осталыгын ачыклау, һөнәри юнәлеш бирү, иҗади мөмкинлекләрен таныту, катнашучыларның иҗади уңышларын бүлешү, тәҗрибә уртаклашу бурычлары куйган бәйге дулкынландыргыч, җанлы узды.
Уфа, Салават шәһәрләре, Уфа, Кушнаренко, Бакалы, Бүздәк, Дүртөйле, Илеш районнары мәктәпләре укучылары аерым, парлап һәм коллектив белән чыгыш ясадылар. Бәйге шартлары буенча, Тукай геройлары булып киенгән балалар: күбәләктәй нәфис туташлар һәм түбәтәйле шәкертләр, кошлар һәм актүшләр, карлугачлар һәм сыерчыклар, алмагачлар һәм җитди шагыйрь, куркыныч Шүрәлеләр белән тулы зал гөрләп торды. Бәйгедә катнашкан һәр баланың чыгышы истә калырлык булды.
Уфа районы Михайловка авылыннан Такиуллин Наҗар һәм Мөхәммәдиев Ризван (Советлар Союзы Герое А.М. Алымов ис. мәктәбе); Хәбибуллин Аслан (Салават шәһәренең 4 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе), Миңнуллин Самат (Илеш районы, Базытамак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе) кебек егетләрнең аерым чыгышлары җанны җылытыр ачыш булды.
Уфа шәһәренең 88 санлы мәктәбе укучысы Рыбакова Сафинаның “А капелла” “Туган тел” җырын башкаруында Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың аһәңе чагылды. Гильданова Эльмира (Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күп профильле һөнәри көллияте), Марванова Карина, Миндәүләтова Алия (Дүртөйле районы Иванай урта мәктәбе), Хәйбуллина Язгөл (М. Акмулла исемендәге БДПУ), Дания Латыпова (Каюм Насыйри институтының белем бирү үзәге курслары тыңлаучысы) Фазлыәхмәтова Рената, Кәримова Арина (Кушнаренко районы Кушнаренко авылынынын Советлар Союзы Герое В. Д. Паширов исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) укучыларының аерым чыгышлары бик тә уңышлы булды.
Зур коллектив белән театрлаштырылган тамашалар әзерләгән “Өмет” (Уфаның 65 санлы татар гимназиясе) һәм “Символ” (Уфаның 84 санлы татар гимназиясе) театрлары, "Салават күпере" курчак театры (Бүздәк районы Каран урта гомуми белем бирү мәктәбе онлайн катнашты) коллективлары чыгышы игътибарны җәлеп итте.
Жюри чыгышларга сөйләм теле чисталыгына, интоннация, дикция, тамашачы игътибарын җәлеп итү, образга якынлыкка карап бәяләмә бирде. Аерым осталык күрсәткән балаларның чыгышлары бигрәк тә чагу булды. Беренче конкурс нәтиҗәләрен чыгарып, жюри барлык укучыларны һәм коллективларны, аларның җитәкчеләрен Дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Ә Гран-прига лаек туташны билгеләми калып булмый иде. Бу дәрәҗәгә, бертавыштан, Гатина Эмилия (Бакалы районы Куштирәк авылы урта мәктәбе укучысы) лаек булды. Эмилия киләчәктә туган тел укытучысы да булып китсә, аңарда белем аласы балалар туган телне бик яратып өйрәнәчәк. Кыскача менә шулар. Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү буенча I Республика конкурсын беренче уңышы белән тәбрик итәбез: проект авторына да, оештыруда катнашкан һәр кешегә, укучыларга “Әфарин!” дип, конкурска озын гомер, тагын да күбрәк катнашучылар телибез.

 

Яңа проект яңа иҗади мөмкинлекләр ачты.  Ул безнең мәктәпләрдә укучы сәләтле укучылар белән таныштырды. Җюри әһелләре: Халидә Галимова – педагогия фәннәре кандидаты, доцент, Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры,  БДПУның филология факультеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина, филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Илшат Насыйпов, шагыйрь Руслан Сөләйманов, Башкортстанның халык артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Мөхәмәдиева ахырда җентекле анализ ясап, бәйгегә яхшы бәя бирделәр, укучыларның тырышлыгын, укытучыларның фидакарьлеген ассызыклап бүләкләр тапшырдылар, проекта озын гомер теләделәр.

Халидә Халит кызы Галимова:

– Безнең университетта әлегә кадәр дә мондый чаралар күп булды, арытаба да алар күп булачак. Тукай исеме, аның бай иҗаты киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачак. Беренче тапкыр уздырылучы бәйгедә катнашкан һәммәгезне сәламлибез. Аның гомере озын булыр. Апрель аенда Тукайны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү ягыннан истәлекле чара булдыр, дип ышанабыз.

 

Гөлназ Мөхәмәдиева:

 – Жюри әгъзасы булу бик җаваплы эш. Күпкырлы иҗат юнәлешләрен
алымнарын, нечкәлекләрен күзаллап, бәя биргәндә, баллар билгеләгәндә җентекләп тикшереп, уйлап, игьтибарлы һәм бәйгечеләргә ихтирамлы булып эш итәргә кирәк. Катлаулы һәм күп көч таләп итүче хезмәт. Аллаһка шөкер, оештыручыларны да, жюри әгзаларын да, бәйгечеләрне дә бүген Бөек Тукаебыз берләштерде. БДПУ диварларында бүгеннән инде тарихта урын алган бәйге – яңа бәреп чыккан чишмәдәй үзенә юл ярды. Уңышлы гомерле, нәтиҗәле, фәһемле, телебезне үстерүдә, әдәбияткә, сәнгатькә, халык иҗатына карата булган игътибарны, сөюне арттыруга үз өлешен кертүче матур бәйге булып, балаларны, үсмерләрне, яшьләрне үз кочагына сыендырган зур масштаблы җылы якты чарага әйләнүен насыйп итсен. Хәерле сәгатьтә.

 

Нурия Хәлиуллина:

–Үз укучыларыбыз булган, бүген төрле мәктәпләрдә белем бирүче  укытучыларыбыз һәр чарага әзерләнеп киләләр. Күпсаны чаралар уздырыла, алар уку йортының имиджын күтәрә торган күркәм чаралар. Бүген без яңа проектта очраштык. Алда да бәйгеләр булыр. Тагын көтеп калабыз. Күптән түгел узган тагын бер мөһим чарада катнашкан укучыларыбызны тәбрик итәбез, – дип Акмулла олимпиадасында җиңгән укучыларны бүләкләп үтте.
Камаева Диләрә (Бакалы, Куштирәк);
Миңнуллин Самат (Илеш, Базытамак);
Марванова Карина (Дүртөйле, Иванай мәктәбе)  бу җаваплы һәм тирән белем таләп иткән бәйге җиңүчеләре буларак, тантаналы шартларда тәбрикләүләргә лаек булды.

– Әйтеп үтелгәнчә, кафедраның туганнарча якын дусларына әверелгән рухташлар, туган телне үстерүдә кадерле балаларны ерак юлларга әйдәп алып чыгып китүче укытучыларыбыз бар. Аларга аерым зур рәхмәт, – дип Илеш районы Базытамак мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмера Ахуновага сүз бирде. Ильмера Галиәкрәм кызы бәйгегә атап җылы сүзләрен әйтеп, Г.Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде.


Илшат Насыйпов:

– Мәртәбәле чарада катнашучы укучыларны, кунакларны котлыйм. Ир балаларның бу бәйгеләрдә катнашуы җанга җылы өстәде, димәк, туган телнең киләчәге тагын да өметлерәк.

 Габдулла Тукайның Башкортстанга бәйле булган иҗатын өйрәнүне күптән зур тырышлык белән башладык. Шул вакыттан башлап Уфага Тукай образы ел да кайта. Тукай  үзе һәйкәл булып Уфа “Нур” татар театры каршында басты.

Начало формы

 

Шагыйрьнең сынмас рухы
Шагыйрьнең сынмас рухы
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас