Мәдәни мохит
25 апрель 2025, 17:30

«Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингы

Уфада «Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингында «Мәдәният» пространствосын тәкъдир иттеләр.

«Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингы«Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингы
«Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингы

Уфада «Креастан» форумы кысаларында иҗади проектлар питчингында «Мәдәният» пространствосын тәкъдир иттеләр. «Фабрика» универмагына нигез салучы Анна Уварованың яңа проекты – күпфункцияле пространство, ул республика сәнгатенең төрле юнәлешләрен, шул исәптән мода, туризм, музыка, ИТ-технологияләр, халык кәсепләрен һәм башкаларны берләштерәчәк. - Тәкъдим ителгән һәр проект – ул идея генә түгел, ә регион икътисадын үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру өчен реаль потенциал. Без республикада креатив бизнес-бергәлек эшчәнлеге өчен уңайлы мохит булдырырга омтылабыз. Һәм бүгенге питчинг-сайланган үсеш векторының тулысынча дөрес булуына ачык дәлилләрнең берсе,-дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер – министрының беренче урынбасары-төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Үз чиратында, «Мәдәният» проекты җирле җитештерүчеләрне – дизайнерларны, һөнәрчеләрне берләштерәчәк, аларга ниятләрен тормышка ашырырга, Россия һәм халыкара базарларны үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк.

– "Мәдәният" проекты – ул ритейл гына түгел, кибетләр генә түгел, ә бөтен бер мәдәни киңлек, Башкортостан Республикасының «илчелеге», - дип сөйләде «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринә Хәбирова. - Без республикабыз халыклары мәдәниятен таратырга телибез, бигрәк тә мондый сорау бар. Башкортстанның үзенчәлеге шунда ки, аның территориясендә 160 милләт яши.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас