

"Китап-бәйрәме" III халыкара китап ярминкәсе мәдәни чараларга бай булачак. Аның икенче көнендә Русиянең халык артистлары Александра Захарова, Илзе Лиепа, Екатерина Рождественская катнашыгында төп сәхнәдә «Династия» спектакле узачак. Ул якты мәдәни вакыйга булачак. Популяр театр һәм кино актеры, композитор, музыкант Иван Замотаев урыс классикасы әсәрләре буенча моноспектакль тәкъдим итәчәк.
Безнең ил һәм заман символларына әверелгән киң билгеле өч иҗади гаиләнең– легендар режиссер Марк Захаров, күренекле шагыйрь Роберт Рождественский һәм данлыклы биюче Марис Лиепаның варислары үзләренең истәлекләре белән генә түгел, ә хисләре, тойгылары, мәхәббәте белән дә уртаклашачак. Алар үзләренең әтиләре турында тамашачы беркайчан да ишетмәгәнне, яшәгән вакытлары, язмышлары һәм үткән чор турында сөйләячәк. Бу - алар иҗатының бөек осталарның кызлары язмышына нинди йогынты ясавына тирән анализ.
Һәр героиня тамашачыларны үз тормышының мөһим мизгелләре аша үткәрәчәк, серләрен ачачак һәм үз гаиләләренең казанышлары турында сөйләячәк. Мондый якынаю нәтиҗәсендә аудитория кеше язмышына үрелгән илнең бай мәдәниятенә чума алачак. Иҗади мираска ихласлык һәм хөрмәт хикәяләүнең нигезе булачак. Бу мавыктыргыч сәяхәт халыкка гаилә традицияләренең әһәмияте һәм аларның хәзерге дөньядагы роле турында уйланырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Башинформ