Яңа Казанчы – Аскын районының иң чигендә урнашкан авыл. Яңа Казанчыдан соң авылның тар гына басу җире аша Пермь өлкәсенә караган куе урманнар башлана. Шуңа да Аскын районына нибары 40 чакрым арада урнашкан Чернушки иң якын шәһәр булып санала. Район халкы кирәк-яракка күбрәк шул якка йөри.
Кышлау-Елга хакимияте башлыгы Илфат Халфат улы ГАТИН безне җылы кабинетында түгел, ә аскынлыларга хас ихлас хуш күңеллек күрсәтеп, авыл башында каршы алды һәм безне тормыш көнкүрешләре белән якыннан таныштыра башлады.
Зур булмаган калкулыкка сыенып утырган күркәм табигатьле Яңа Казанчының берсеннән-берсе төзек 170 йортында 500гә якын кеше яши икән. Авылның үзәге, ягъни хакимияте күрше Кышлау-Елгада урнашкан. Авыл биләмәсенә Кышлау-Елга һәм Яңа Казанчыдан тыш, Базанчат һәм Олы-Елга авыллары керә. Дүрт авылга меңгә якын, төгәлрәге, 996 кеше яши.
Башка яклардагы сыман, биредә дә авылның картаюы күзәтелә, шулай да әлегә бик зарланырлык түгел. Авыл Советында ишләп булмаса да, яшь гаиләләр барлыкка килә һәм моны авылларындагы заманча яңа йортлар калкуы дәлилли. Ике авылда да – заманча мәктәп. Кышлау-Елгада урта белем бирү мәктәбе 2019 елда ачылган. Яшел түбәле матур мәктәп ерактан ук күренеп тора. Без күз төбәп барган Яңа Казанчыда исә тугызъеллык мәктәп эшли. Анда дүрт дистәгә якын бала белем ала. Авылның яңа гына төзелгән медпункты бар, кирәк чакта авыл халкын дәваларга фельдшеры бар. Тиздән авыл өр-яңа мәдәният йортлы булачак. Авыл тормышына яңа сулыш өрәчәк заманча мәдәният йортын олысы-кечесе түземсезләнеп көтә. Клуб бик кирәк аларга! Безнең бу авылга килүебезнең төп сәбәбе дә төзелүче шушы авыл мәдәният йортында эшләр барышы, гомумән, авыл белән танышу иде. Иске агач клублары җимерек хәлдә булуы сәбәпле, берничә ел элек япканнар. Вакытлычы файдаланып торыр өчен иске фельдшер пунктын биргәннәр. Шушы кысан иске агач йортта җыелышып мәдәни чараларга әзерләнәләр икән. Шунда ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәмнәр әзерлиләр. Ә бит яңа Казанчыдан 18 ир-егет МХОга киткән! Аларны бөтен авыл белән сагынып көтәләр.
Биредә ферма, фермерлар булмаса да, авыл халкы эшле. Чөнки кул сузымы арада гына данлыклы "Танып" шифаханәсе урнашкан, күпләр шунда йөреп эшли. Шушы шифаханә аркасында авыл янында ике яңа урам пәйда булган.
Илфат Халфат улы авылның "Изге чишмә" фольклор ансамбленең берничә әгъзасы белән таныштырды. Алар МХО яугирләре өчен маскировка челтәре үрә иде. Хатын-кызлар арасында авыл аксакалы — Миңнегаян Мөхәммәтхан улы СӘЛИМОВ та бар иде. Ул, аксакалларча, сүзен ерактан, авыл тарихыннан башлады. Шулай шул, һәр авыл кешесенә үзенең туган ягы, аның тарихы кадерле, газиз. Сөйләшү җанлы, кызыклы килеп чыкты. Чөнки авылның гына түгел, Аскын районының бу хөрмәтле кешесе җор телле, яхшы хәтерле булудан тыш, үтә дә талантлы һәм үз заманында авыл мәдәният тормышын дөрес оештырып, аның данын республикада таныткан шәхес булып чыкты.
Миңнегаян абый Сәлимов читтән торып Пермь педагогия институтын тәмамлаган. Ике чакрым арадагы Есаул авылында укытучы булып эшләгән. Иске Казанчы мәктәбенә күчеп укыткан чагында, ягъни 1976-нчы елда мәктәптә эшләү белән бер үк вакытта клуб директоры итеп тәгаенләгәннәр. Авыл клубы исә 1964 нче елда агачтан салынган. Миңнегаян Мөхәммәтхан улы шушында 33 ел клуб директоры булып эшләгән, параллель рәвештә 15 ел мәктәптә укыткан.
Ул елларда клублар гөрләгән! Авыл халкы читтән килгән артистларны көтеп, моңаеп утырмаган. Чөнки үзләре талантлылар! Өстәвенә, шундый шәп, дәртле сәләтле, инициативалы клуб директоры! Ул елларда клубта гармунчылар ансамбле, инструменталь ансамбль, бию коллективы, авылның сәләтле җырчылары авыл сәхнәсе түреннән төшмәгән. Сәхнә йолдызларын үзләре кабызганнар һәм бу эштә иң зур өлешне Миңнегаян ага Сәлимов салган. Гади авыл клубында гармунчылар, халык уен кораллары, бию коллективы эшләгән. Өстәвенә, спектакльләр куйганнар. "Кодача", "Башмагым", "Галиябану" һәм башка бик күп пьесаларны сәхнәләштергәннәр. Алар авылның данын республика буенча да яңгыраткан. Конкурсларда даими катнашып, гел генә мактаулы урыннар алганнар. Концертлары белән тирә-як авылларны гөрләткәннәр. Хәтта түләүле концертлар куеп, клуб өчен кирәк-яраклар алганнар, бал-маскарадлар оештырганнар. "Артистларга тиң сәләтле авыл үзешчәннәре бар иде", –диде Миңнегаян ага ул истәлекле елларны исендә барлап.
Үз вакытында авылда 45 гармунчы булган. Әйтергә кирәк, бүген дә авыл гармунчыларга бай — аларның саны дистәдән артык. Үзешчән сәнгать смотрларында даими катнашканнар. Бәйрәмнәрдә авыл артистлары сәгатьтән артык концерт куйган. Миңнегаян ага мәктәптә укыган елларында ук мәдәни чараларда актив катнашкан. "Укытучыбыз Мөхлисә апа үтә дә сәләтле кеше, яхшы оештыручы иде. Ул елларда комсомол оешмасы бик актив эшләде. Мөхлисә апаның тырышлыгы белән 1960 нчы елларда миңа сәхнә «чире» йокты. 65 ел инде шушы сәхнә чиреннән арына алмыйм", – дип елмайтты аксакал.
Районда Яңа Казанчы халкын дәртлеләр дип йөртәләр икән. Һәм, әйтергә кирәк, алар бүген дә бу исемгә тап төшермиләр. Миңнегаян Мөхәммәтхан улы әле булса үз кабыгында бикләнеп ятмый, тальян, хромка, аккардеонын сузып авыл яшьләренә матур үрнәк күрсәтә. Авылның бер мәдәни чарасы да аның катнашлыгыннан башка үтми. Берәр сәгать монолог укып та тамашачыларны сокландыра ул. Әллә җыр-моң сөйгәнгә, әллә күңеле хисчән булганга, бәлки авылның изге чишмәләре шифасы тигәнгәдер, абзыйга һич тә 78 яшьне бирү мөмкин түгел. Авылның яңа мәдәният сараенда да рәхәтләнеп гармун күрекләрен тартачак әле ул!Бүген яңа мәдәният йорты Миңнегаян Мөхәммәтхан улы өе каршында калкып чыккан. "Элек клубка йөреп эшли идем, хәзер клуб үзе каршыма килде", – дип сөенә аксакал.
Яңа клубны төзүнең инициаторы – халык. Үз заманында авылны гөрләткән авыл мәдәният йорты 2016 елда аварияле хәлдә итеп танылган. Шулай матур концертлар куеп, агач клубны "туздырганнар". Клуб ябылгач, иске китапханә бүлмәсенә күчеп, мәдәни чаралар оештыруларын дәвам иткәннәр. 2010 елда "Изге чишмә" фольклор ансамбле төзелгән. Ансамбль — авыл һәм район күрке. Гел мактала. Беренчелекне бүген дә бирмиләр. Кечкенә бүлмәдә репетицияләр ясап, районның мәдәни чараларында катнашып, даими рәвештә мактаулы урыннарны яулыйлар. Зур бәйрәмнәрдә көннәр матур булганда иске китапханә күтәрмәсен сәхнә итеп чыгыш ясаулары белән берчә гаҗәпләндерделәр, берчә көлдерделәр. Әле бәйрәмне, кем әйтмешли, авыл урамында үткәрәләр. Кайсыбер авылларда шәһәрнекеннән калышмаган заманча мәдәният йортлары тынсыз-моңсыз ятимләнеп торганда, биредә клубсыз авылны шаулаталар.
2010 елдан Яңа Казанчы клубы директоры булып эшләүче Рида Заманова да сәләтле ханым булып чыкты. Ул җырлый, гармунда уйный. Яңаказанчылылар әле дә район күләмендә үтүче бөтен чараларда катнаша. Февраль аенда гына өч чара үткәргәннәр.
– Нишләп әле бер авылда шулкадәр талантлы кешеләр тупланган? Хәзер бит кайсыбер авылларда гармунчыны көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый" дигән соравыма яңаказанчылылар бертавыштан: "Безнең чишмәләребез шифалы бит", диештеләр.
Яңа мәдәният йортының тамашачылар залы 96 урынга исәпләнгән. Яшьләр өчен – дискозал, китапханә дә биредә урын алачак. Хәтта тренажер залы булачак. Объект былтыр ноябрьдә төзелә башлаган. Сентябрьдә эше бетәргә тиеш. Спонсоры – "Башнефть". Дәртле-моңлы авыл халкы алдагы Яңа елны яңа мәдәният йортында каршыларга әзерләнә. Авылның киләчәге булган сәләтле яшьләр ата-бабалары кабызган мәдәни учак утларын сүндермәс!
Резеда КАДИКОВА.
Автор фотолары.