

24 апрельдә “Атайсал” мәдәни үзәгендә әтиләр һәм улларның вокаль ансамбльләре арасында “Әтиләр һәм уллар” республика патриотик җыр конкурсының финалы һәм Гала-концерты була.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Башкортстан Республикасында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышлана. Ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелә.
Конкурс программасы әтиләр, картәтиләр һәм биш яшьтән зуррак уллардан торган гаилә ансамбльләре чыгышларыннан тора. Алар Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы еллар композицияләрен, хәзерге авторларның махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышланган әсәрләрен башкарачак. Шулай ук патриотизм, Ватан алдында бурыч хисе, кече Ватанга мәхәббәт һәм халык батырлары турында авторлар җырлары яңгыраячак.
Чараны Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Башкортстанның “Ирләр советы” иҗтимагый оешмасы оештыра.