Мәдәни мохит
21 апрель 2025, 12:58

“Вакытларны булмый туктатып”

Һәр милләтнең үз талантлары үз Пушкины, үз Тукае, үз Мостае бар. Һәм... һәр авылның үз артисты яисә  үз шагыйре ки шагыйрәсе бар.

“Вакытларны булмый туктатып”“Вакытларны булмый туктатып”
“Вакытларны булмый туктатып”

Һәр милләтнең үз талантлары үз Пушкины, үз Тукае, үз Мостае бар. Һәм... һәр авылның үз артисты яисә  үз шагыйре ки шагыйрәсе бар.

   Халкыбызгаатаклы җырчы Илфак Смаковны бүләк иткән Рапат авылының да йөзек кашы булырлык, халкын уйланырга да, елмаерга да, кайчак моңаерга да мәҗбүр иткән үз шагыйрәсе бар. Ул – авылның хөрмәтле ак әбисе, дистә еллар дәвамында илебезгә лаеклы уллар һәм кызлар тәрбияләгән чын остаз, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе, Русия һәм Башкортстанның күп мактаулы бүләкләренә лаек булган, хаклы ялга чыкканнан соң исә чын язу таланты ачылган хөрмәтле ханым – Рәсимә Ильясова.

   Рәсимә апаны бүген районда гына түгел, Башкортстанда, күрше Татарстанда да яхшы беләләр. Чөнки соңгы берничә ел эчендә дистәгә якын китап иҗат итеп һәм ике республика киңлекләрендә күп кенә мәртәбәле конкурсларда катнашып һәм җиңеп матур дан алган кеше ул. Тәрбия һәм әхлак темаларына язылган саллы мәкаләләре республика матбугаты битләрендә еш урын ала. Бу көннәрдә Чакмагыш үзәк китапханәсенең иҗади кунакханәсендә Рәсимә апаның “Вакытларны булмый туктатып” дип аталган иҗат кичәсе гөрләп узды.

   Шагыйрәнең иҗат юлы вакыйгаларга бик бай һәм аның иҗатташ дуслары да бихисап. Китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмгә дә күп кунаклар чакырулы иде. Аларның барсы да шагыйрәгә үзенең хөрмәтен, рәхмәтен белдерергә ашыкты. Бу көнне аның хөрмәтенә күп җырлар яңгырады, бүләк-шигырьләр укылды.

   -2025 ел – чакмагышлылар өчен даталарга гаять бай ел.  Район халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга җыена, шулай ук МХОдагы сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү өстендә ал-ял белми эшли. Районыбыз үзенең – 95, ә Чакмагыш авылы 350 яшен билгеләргә әзерләнә. Тарихны бит фидакарь кешеләр яза, безнең районнан да бик күп билгеле шәхесләр чыккан, бүген без шундый хөрмәтле кешеләребезнең берсе – Рәсимә Гыймран кызын котларга җыелдык,- диде үз чыгышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова.- Матур шигъриятегез өчен, күпне кичереп тә сынмыйча-сыгылмыйча, башкаларга үрнәк булып яшәвегез өчен сезгә зур рәхмәт”.

   Рәсимә  апа – Яңа Каръяуды кызы. Аның әтисе – укытучы, әнисе шәфкать туташы булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз Бәләбәй педучилищесын тәмамлаган, аннан юллама буенча Рапат авылына укытырга җибәргәннәр үзен. Тырыш һәм гаять актив, һәрчак яңалыкка, камиллеккә омтылучы Рәсимә апа соңрак Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый һәм гомере буена, 1972 елдан башлап 2004нче елга кадәр (32ел дәвамында) Рапат урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта, 20 ел директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, спектакльләрдә төрле рольләр башкара, хорда җырлый, балаларны мандолинада уйнарга өйрәтә, үзе дә “Энҗеләр” халык инструментлары төркемендә 30 ел чыгыш ясый, сәхнәдә үзе язган шигырьләрне укый, авыл мәдәният йортында зур кичәләр, мәктәптә курчак театры оештыра.

   -Әтием – чын укытучы иде, безне – балаларын тырыш һәм шәфкатьле булырга, табигатьне яратырга һәм сакларга, үз көчебезгә ышанып яшәргә өйрәтеп үстерде. Лампа яктысы астында күмәкләп китап укыган, әти белән урманнарга барып, аның чишмәнең шифалы суын үз учларыннан эчергән мизгелләрне әле дә сагынам. Ул чын интеллигент иде, урамга галстук такмый чыкканын хәтерләмим. Әтинең барлык төр гармуннарда уйнаганын таң калып тыңлый идем, бу хакта шигырь дә яздым әле. Әнием исә – шәфкать туташы. Ул эштән кайтып керүгә өй эченә дару исе тарала иде. Мин бүген дә дару исен әнием белән бәйләп хәтерлим,- дип истәлекләре белән уртаклашты Рәсимә апа кичәдә.- Тату гаиләдә бәхетле бала булып үстем, шуның өчен Аллаһыма рәхмәтлемен.

   Әти-әнисе үрнәгендә Рәсимә апа да матур гаилә кора һәм тормыш иптәше Рабис абый белән 50 ел да, бер ай да, 7 көн иң бәхетле хатын, иң бәхетле әни булып яшәп калуына сөенә. Ләкин адәм баласына сынауларсыз гына яшәү мөмкинме соң? Сөекле уллары Азамат авариядә һәлак була. Шулай да әни йөрәге авыр кайгыны күтәрергә көч таба һәм якыннары хакына үз-үзен кулга алып, рух ныклыгыннан көч алып, яшәвен дәвам итә. Аннан соң авыр чир аяктан егарга тырыша үзен, ләкин Рәсимә ханымдагы яшәүгә теләк көчлерәк булып чыга. Бүген ул ике улы һәм кызы, киленнәре һәм кияүләре, оныклары өчен иң-иң кадерле кеше булып, гомеренең һәр мизгеленә шөкер итеп яши һәм үзен иҗатка багышлый. Улы Олег һәм килене Айгөл, өч оныгы-шатлыгы белән Рабис абый белән бергә оя корган нигездә гөрләшеп гомер итә һәм балаларының бәхетле һәм игелекле булуларына сөенеп бетә алмый.

   Рәсимә Гыймран кызының  “Чылтыр чишмә” “Кыңгыраучәчәк”, “Көзге моңнар” шигырь китапларын укучылар яратып кабул итте. Аннан үз язмышына килеп кергән шәхесләр турында “Мин сезнең белән калам” дигән багышлаулар, истәлекләр, үзе һәм якыннары турында язылган мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне туплаган, тарихи бай мирасны буыннарга күчерү максатында язылган “Басмаларда заман сулышы” (2022) дигән китаплары бик тә фәһемле.

   -Рәсимә ханым иҗатында һәрвакыт яңалыкка омтыла. Соңгы елларда балалар өчен язуын аеруча активлаштырды. 2022 елда укучысы Марат Вәлиев белән укытучы һәм остаз елына багышлап, "Күңел күзе" китабын яздылар. 2025 елда исә ул Ника Турбинаның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп "Әрем үләне"китабын бастырып чыгарды. Рәсимә Гыймран кызы һәрдаим иҗатта. Аның шигырьләре социаль челтәрдә яратып укыла, зур бәһа ала, ә инде шигырьләренә утызга якын җыр иҗат ителгән,- диде кичәдә чыгыш ясап "Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә ханым Сәхапова.- Рәсимә апа районның Марис Нәзиров исемендәге иҗат берләшмәсенең иң актив әгъзасы, берләшмәнең гимнын да ул язган.

   Рәсимә Гыймран кызын Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаков исемен мәңгеләштерүгә чиксез зур өлеш керткән кеше буларак та яхшы беләләр, ул Рапат мәдәният йортында җырчының бай мәгълүматлы музеен булдырды. Музейда бүген еш кына  иҗади очрашулар, төрле әдәби-музыкаль чаралар үткәрелә, бу урын Рапат авылының җанлы бер учагы булып тора. Шагыйрәнең Илфак Смаковка, аның туган авылына, данлы кешеләренә багышланган “Үз ягыма кайтсам” (2013) дип аталган китабы да дөнья күрде.

   Өч сәгать дәвам иткән очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Рәсимә Гыймран кызына алдагы көннәрендә дә иҗат уңышлары телибез.

                                                    Гөлара Арсланова.

                                                    Уфа-Чакмагыш-Уфа.

     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас