

Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының гастрольләре тәмам!
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы тарафыннан оештырылган Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының «Зур гастрольләре» тәмамланды.
Уфада чыгыш ясау өчен труппаның иҗади мөмкинлекләре диапазонын күрсәтерлек төрле пландагы спектакльләр сайлап алынган.
Гастрольләрнең рәсми ябылу көнендә тамашачыларга Авксентий Цагарели пьесасы буенча «Ханума» музыкаль комедиясе күрсәтелде (реж. Дмитрий Павлов). Спектакль синхрон тәрҗемә белән кумык телендә барды.
Спектакльдән соң сәламләү сүзләре белән Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин чыгыш ясады.
- Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән искиткеч гастрольләр оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу өч көн онытылмаслык, якты хисләр белән тулы булды. Кичерешләрегез, чагу мизгелләрегез өчен рәхмәт. Сез дә безнең рәхмәтле тамашачыларыбызны җылылык белән искә алырсыз, дип ышанам, - диде Ринат Рәшит улы, коллективка мәдәният министры Әминә Шәфыйкова исеменнән Рәхмәт хатын тапшырганда.
Шулай ук, иң җылы сәламләү сүзләрен һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләүләрен Кумык театры коллективына Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Агарагим Кагиргаҗиев (аның өчен Дагыстан тарихи Ватан да булып тора); Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты урынбасары, шагыйрь һәм журналист Лариса Абдуллина; Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясен оештыручы Ринат Күлтуманов җиткерделәр.
Фестивальнең ябылу тантанасының йомгаклау сүзләрен театр җитәкчеләре җиткерде.
- Шушы өч көн өчен рәхмәт сезгә! Барысы да искиткеч булды. Без сентябрьдә сезнең янга килергә ант итәбез. Очрашуны түземсезлек белән көтәбез, - дип билгеләп үтте «Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин һәм Кумык театры коллективына чәк-чәк һәм гастрольләрдә катнашучы яшь артистлар өчен сувенирлар бүләк итте.
Үз чиратында, Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры директоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Скандарбәк Тулпаров болай диде:
- Сезнең республика тамашачыларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без сезнең мәхәббәтегездә коендык, сезнең җылылыгыгыз безне рухландырды! Чакыру өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, «Нур» театры директорына рәхмәт белдерәм. Якташым Агарагим Кагиргаджиевка рәхмәт. Мин барыгызны да Дагыстанга чакырам, бигрәк тә түземсезлек белән, көннәрне санап, «Нур» театрын көтәбез.
“Зур гастрольләр” Дагыстан һәм Башкортстан халыклары арасында дуслыкны ныгыту буенча мөһим вакыйгага әверелде. Бу төбәкләр арасында мәдәни багланышларны үстерүдә тәҗрибә һәм иҗади идеяләр белән уртаклашуга ярдәм итә торган мөһим адым. Киләчәктә дә ике театр, ике республика арасында уңышлы хезмәттәшлек һәм дуслыкны ныгытуга өметләнәбез. Уфа «Нур» татар дәүләт театры сентябрьдә алмаш гастрольләр белән Махачкалага барачак.
Эдуард Зарипов фотосурәтләре.