Мәдәни мохит
19 апрель 2025, 12:25

Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының «Зур гастрольләр» бара.

Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтәУфада Дагыстан театры гастрольләре үтә
Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының «Зур гастрольләр» бара.

Кичә кунаклар тамашачыларга Гамид Рөстәмовның «Йөрәк сөйсә» музыкаль комедиясен тәкъдим итте (реж. Ислам Казиев).  Спектакль башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе башлыгы урынбасары, Милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Энҗе Вернигор һәм Дагыстан театры директоры,  Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Скандарбәк Тулпаров чыгыш ясады.

-Без Башкортстанда беренче тапкыр гына түгел. Бирегә мәхәббәттә, сезнең җылыгызда коенырга теләгәндә рәхәтләнеп киләбез, диде Скандарбек Даниял улы. Һәм “Нур” театры җитәкчелегенә һәм тамашачыларга җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде.

Бүген алар тамашачыга Федерико Гарсиа Лорканың «Кровавая свадьба» (реж. Гиви Вәлиев), ә 20 апрельдә Авксентий Цагарели пьесасы буенча куелган «Ханума» музыкаль комедиясен (реж. Дмитрий Павлов) тәкъдим итә. Шулай ук кумык театры уфалыларга күчтәнәч тә әзерләп алып килгән. Гастроль репертуарыннан тыш, алар ике көн рәттән балаларга “Маугли һәм Лия” мюзиклын күрсәтте.

Спектакль башланыр алдыннан кунаклар журналистлар белән очрашты һәм тәэссоратлары, ике театр дуслыгының  "җимешләре" - планнары белән бүлеште. Бу хакта тулырак "Өмет" гәзитеннән укырсыз.

Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә
Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә
Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә
Уфада Дагыстан театры гастрольләре үтә
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас