

Җитәкчебез Халисә Мәсгут кызы тарафыннан оештырылган чираттагы бер көнлек сәяхәтебез Балтач районына булды. Сәфәребезнең максаты - Русия мөселманнары тарихында әйтеп бетергесез зур эз калдырган мәшһүр татар шәхесе, дин галиме - Батырша ( Габдулла Галиев) музеен барып күрү иде.
Безне бик мөләем, нурлы йөзле, үзе дә Батырша токымыннан булган Рәфис хәзрәт каршы алды. Ул музей тарихын, монда урнашкан экспонатлар турында бәйнә-бәйнә сөйләп безне хәйран итте. Киштәләрдә фикх (шәригать кануннары) галиме Батыршаның шәхси китаплары, бу танылган шәхес турында язылган Җәмит Рәхимов, Гайса Хөсәенов, Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев, Рәфис Шәйхәйдәров китаплары... Нинди зур, киң мәгьлүмат байлыгы тупланган бу музейда!
Гомерен динебезне яктыртуга, матур киләчәк өчен корбан иткән Габдулла Галиевның музеен барлыкка китерүдә күп көч, кайгыртучанлык салган Рәфис хәзрәтнең үзенә һәм гаиләсенә Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Ә кайтканда безне Борай районындагы Аккош күле янында көтелмәгән искиткеч ял сәгате, самовар чәе, тагын да Үзәк мәчеттәге күркәм очрашу-күрешүләр, янә сый-хөрмәт тә насыйп булып чыкты... Көнебез ямьле булып, рухыбызга илfһи дәрт алып кайттык бу сәяхәттән.
Педагогика ветераны Фәнисә Фәхретдинованың "ВКонтакте" социаль челтәрендәге аккаунтыннан.