Мәдәни мохит
18 апрель 2025, 08:11

"Яратам" дип әйтергә өлгермәдем"

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Башкорт дәүләт академия драма театры премьера белән каршылый.

"Яратам" дип әйтергә өлгермәдем""Яратам" дип әйтергә өлгермәдем"
"Яратам" дип әйтергә өлгермәдем"

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Башкорт дәүләт академия драма театры премьера белән каршылый.

Танылган башкорт язучысы Гөлсирә Гыйззәтуллина повесте буенча “Яратам” дип әйтергә өлгермәдем” дип аталачак спектакльнең премьерасы 23 һәм 24 апрельдә чыгачак. Әсәрнең жанрын режиссер Айрат Абүшахманов кинодрама дип билгеләгән.

-Бу спектакль генә түгел, бу йөрәккә үтеп керә торган мәхәббәт тарихы.  Хикәянең үзәгендә - тормышы чиксез көтүгә әверелгән Фәрхинур. Ул фронтка киткән сөйгән егетеннән хәбәр көтә һәм шул тугрылыгын бөтен гомере аша алып бара. Аның тарихы – тугрылык һәм рух көче хакында, вакытка һәм ераклыкка буйсынмаган мәхәббәт гимны. Режиссер Айрат Әхтәмович бу әсәргә бик җаваплы алынды. Ул Фәрхинурның хисләрен һәм кичерешләрен тамашачыга җиткерү өчен бик тырышып эшләде, тексттагы тел байлыгына аеруча сакчыл карады. Әлеге спектакль бер  тамашачыны да битараф калдырмас дип ышанабыз, — ди инсценировканың автордашы Динара Каюмова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас