24 апрельдә “Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт” башкорт фильмы-альманахы прокатка чыга. Фильм Уфаның танылган урыннарында төшерелгән: “Уфимское ожерелье”, парклар, Арт-Квадрат, Черниковка урамнары һ.б.
Фильмны төшерүдә Башкортстан режиссерлары командасы: Айнур Аскәров, Виталий Дудка, Айрат Абүшахманов, Айсыуак Юмагулов, Руслан Юлтаев, Айдар Акманов һәм Руслан Римович катнашкан.
Рольләрдә: Русия киносы йолдызлары Владимир Гарцунов, Валентина Ляпина, Янис Политов, Илья Виногородский, Александр Рожковский һәм Николай Галләмов, шулай ук Уфа актерлары Азат Җиһаншин, Алмас Әмиров, Рушанна Бабич һәм башкалар.
Проект «Медиастарт» креатив индустрияләр үзәге һәм «Аскарфильм» кинокомпаниясе тарафыннан Башкортостан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Премьера 20 апрельдә Мәскәү халыкара кинофестивалендә булачак.