Мәдәни мохит
14 апрель 2025, 06:05

Сәнгать алиһәсе

Бар яклап та соклангыч, бар булмышлары белән мәхәббәтле кешеләр була. Алар үзләре дә гүзәл, кылган гамәлләре дә үрнәкле, соклангыч.

Сәнгать алиһәсеСәнгать алиһәсе
Сәнгать алиһәсе

Бар яклап та соклангыч, бар булмышлары белән мәхәббәтле кешеләр була. Алар үзләре дә гүзәл, кылган гамәлләре дә үрнәкле, соклангыч.

   Чакмагыш районының мәдәният-сәнгать дөньясында дистә еллар дәвамында якты йолдыз булып балкыган шәхес, талантлы оештыручы һәм гадел җитәкче, нәфис сүз остасы, кешелекле һәм сөйкемле хатын-кыз, хаклы ялга туктаганнан соң җанга үтеп керә торган шигырьләр дә иҗат итүче Илсөяр ханым Киреева – шуларның берсе.

   Илсөяр апа миңа һәрчак буй җитмәслек бер алиһә булып тоела. Аның район күләмендә оештырылган концерт-чараларны соклангыч югары дәрәҗәдә алып баруы,  ягымлы-йомшак, күз яшьләре аша елмаерга мәҗбүр иткән шигырьләр сөйләве мине генә түгел, бар тамашачыларны өнсез калдыра, сокландыра иде. Аның образы үзен сәхнәдә бер күргән һәм ишеткән кешенең күңеленә мәңгегә кереп урнаша  һәм бер вакытта да онытылмаслык итә иде.

   Бүздәкнең Күзәй авылында дөньяга килгән Илсөяр ханымның әти-әнисе Чакмагышның Үрнәк авылыннан. Нәселләрендә  ике яклап та укытучылар бихисап. Әтисе яклап нәнәсе Рабига заманында Галия мәдрәсәсен, аннан педучилище тәмамлап, Үрнәктә беренче укытучы булган, хәтта Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән! Ә сугыш елларында Рабига-нәнәй Биккенәдә, Рәҗәптә колхоз рәисе, авыл хакимияте башлыгы йөкләрен тарткан һәм хуҗалыктагы сыерларның сөтен эчереп, шулай ук ит таратып, халыкны ачлыктан коткарып, мең рәхмәтләргә лаек булган кеше. Моның өчен каты хөкемнән аны авыл халкы бердәм күтәрелеп, яклап алып калган. “Без үскәндә Рабига нәнәй белән миннеккә урманга бара идек тә, ул арбага сузылып ятып, “Галиябану”ны суза, ә без тарта идек. Нәнәем шаян да, актив та иде, аннан күчкәндер миңа сәнгатькә тартылу”,- дип елмая бүген Илсөяр апа.

   Әнисе Фәһимә Иргали кызы да укытучы була. Сугыштан соңгы 50нче елларда , бик азларга белем алу бәхете тигән чорда, ул Бөре укытучылар институтын тәмамлый һәм Күзәйгә эшкә җибәрелә. Әтисе Фри Гыйльмибаян улы да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Күзәйдә мал табибы була, аннан гомере буена, партия кайда кушса, җитәкче вазифаларда эшли.

   “Әти-әнинең яшьлекләре, безнең, дүрт туганның балачагы бик тә матур үтте. Күзәйдә изге күңелле, сәнгатькә бик тә гашыйк кешеләр яши иде,- дип искә ала бүген Илсөяр апа.- Әнием татар телен укытты.

   Илсөяр апа 9-10нычы сыйныфны Чакмагышка йөреп тәмамлый. Булдыклы-тырыш, “иншаны “5”легә түгел, “6” билгесе куярлык итеп язган кызны” татар теле укытучысы Маһидә Сөләйманова журналистикага барырга үгетли. Тик нәкъ шул чорда әнисе чирләп китү сәбәпле, Илсөяр апага укырга керүне кичектерергә туры килә. Ике ел Күзәй авыл мәдәният йортында эшләп алганнан соң гына Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесының режиссерлык бүлегенә укырга керә ул.

   “Римма Вәлиева дигән бик яхшы режессер-укытучы классына эләктем, моның өчен бүген дә Аллаһка рәхмәтлемен,- ди Илсөяр апа.- Училищеда укыган елларым миңа гомер буена яратып эшләрлек һөнәр дә, кирәкле белем дә бүләк итте”.

   Дипломны кулга алган вакытында инде әти-әниләре Үрнәк авылына кайтып төпләнгән булалар, Илсөяр апаны, әлбәттә, авыл мәдәният йортына дүрт куллап каршы алалар. Әйткәндәй, укуын дәвам итәргә хыялланган кыз документларын Уфа дәүләт сәнгать институтына һәм дә Ленинград мәдәният институтының Казандагы филиалларына тапшыра, икесенә дә конкурстан үтә. Уфада ул Исрафилов классында укырга тиеш була. Ләкин әти- әнисе аңа: “гомер буе артист булып йөрмәссең бит, Казанга бар”,- диләр. Шулай итеп читтән торып укып, мәдәният-агарту эше методисты һөнәренә ия була. Менә шул чорда Үрнәкнең асыл егете, Куйбышев элемтә институты студенты Сәгыйть абый белән таныша. “Икәүләп белем алдык: ул сессиядән китә, мин кайтам. Минем эшемдә һәрчак  ярдәмгә атлыгып торуы белән дә җаныма юл салды . Ике еллап дуслашып йөргәннән соң гөрләтеп туй ясадык”,- дип елмая Илсөяр апа. Ә аның янында елмаеп кына, хәләленең сүзләрен җөпләп кенә сабыр да, ягымлы да Сәгыйть абый баш кагып утыра.

   Аларның бергә гомер итүләренә 59 ел! Киләсе елда бриллиант туйларын бәйрәм итәчәкләр, Аллаһ боерса! Алты дисә еллар эчендә күпме чагу да, әрнүле дә, истә калырлык хәл-вакыйгалар булган. Өч ир балага гомер биргән алар, бүген уллары Самат һәм Рөстәмнең, килен һәм биш оныкларының кадер хөрмәтен күреп яшиләр. Мәңге төзәлмәслек яра – уллары Илшатны югалтуны да кичерергә туры килгән үзләренә. Буй җиткән акыллы һәм бар эш кулыннан килгән баласын гүргә салганнан соң Илсөяр апа җаннарны тетрәндерерлек шигырьләр яза башлаган.

   -Улымны югалтканнан соң моң чишмәм ургылгандай булды. Башта аның рухы белән сөйләшеп, аннан инде дөньяның матурлыгын, якыннарымны сакларга, яңадан яши башларга кирәк дип язылды шигырьләр,- ди Илсөяр апа.

   Илсөяр Фрид кызы Чакмагыш мәдәният йортында методист , озак еллар район хакимиятендә мәдәният бүлеге начальнигы, аннан 16 ел дәвамында мәдәният йорты директоры вазифасын башкарган, хезмәткәрләре өчен икенче әни булган кеше. Ул эшләгән еллар – районда мәдәниятнең чәчкә аткан, иң күңелле дә, нәтиҗәле дә еллары булгандыр. Ул елларда Мәскәүдән даими тикшерүләр килеп торган. Алар, Илсөяр апаның хезмәт уңышларын күреп, аның тырышлыгын бәяләп, район җитәкчеләренә: “Бу ханымны уч төбендә генә йөртегез, ул – мәдәниятегезнең йолдызы”,- дип китә торган булганнар.

   -Илсөяр апа, сезнең кебек мәдәнияткә тугрылыклы, сездәй җанын биреп эшләгән мәдәният хезмәткәрләре күпме икән бүген?, - дигән сорау бирәм мин әңгәмәдәшемә.

   -Бу хакта сүз чыкканда, Гөлара, шуны гына әйтә алам: бүген мәдәният учакларының эшләре филормониянекеләргә әйләнеп китте бит: кызыл даталар, концертлар... Ә менә без укыган, аннан эшләгән вакытта халык арасында мәдәни-агарту эшенең нинди генә ысуллары юк иде: “клуб эчендә клуб”, очрашулар, телдән журналлар үткәрү дисеңме. Мин, мәсәлән, фәкать кызлар өчен генә “Ак калфак”, ә егетләр өчен”Искәндәр”  клубын ачып җибәрдем. Табибларны чакырып иң-иң “нәфис” сорауларга җавап алырга, егетләр-кызлар белән ничек дуслашырга, ничек тормыш корырга дигән сорауларга җавап табарга, шулай ук районыбызның абруйлы кешеләре белән әңгәмәләр оештырып, ничек уңышка ирешү серләрен ачарга ярдәм итә иде ул клублар.

    Уңган хуҗабикәләр клубында без тәмле итеп ашарга пешерергә, бәйләргә-чигәргә һ.б. эшләргә бергәләп өйрәндек, белгәннәребез белән уртаклаштык. “Картаямы ни соң йөрәк?” клубын бүген дә сагына райондашлар, “Илсөяр, рәхәтләнеп аралашыр идек, тагын да оештыр әле”, - дип үтенәләр.

   Мәдәният хезмәткәре булгач син бит бар яхшы сыйфатларга ия булырга тиешсең: беренчедән, сине укытучы-табиблар тыңлап утыра икән, аларга мәгълүматны аңлаешлы итеп җиткерерлек киң карашлы, белемле булырга, туктаусыз үз өстеңдә эшләргә тиешсең. Ә бүген, кызганычка каршы, мәдәнияттә  хәтта белгечлеге булмаганнар да эшли. Кыска курслар гына үтәләр дә, мәдәниятне җитәклиләр. Дөресме икән бу гамәл, дип еш уйланам... 

   -Илсөяр апа, бүген махсус хәрби операция бара, анда егетләребез ут эчендә. Һәм менә без, бар ил халкы бердәм булып, аларга ярдәм итү өчен тырышабыз. Ә сез бу эшкә моннан күп еллар элек үк юл салган булгансыз?

   -Чечня сугышы барган чорда улымны хәрби хезмәткә алдылар, ул бала өчен борчылып, чәчләрем агарды. Шул вакытларда балалары өчен янган әниләрнең күз яшьләрен күреп-тоеп, мин үз белдегем белән “Солдат аналары” оешмасын оештырып җибәрдем. Без ул чакларда машиналарга төяп, сугыштагы балалар өчен посылкалар илттек. Моны беркем дә кушмады, мин үзем ул чактагы райсовет рәисе Мостафинга кереп, “зинһар өчен түләүсез кызыл юллар ачыгыз әле, аналар балаларын эзли, шалтыратырга кирәк”, дигәч, рөхсәт бирелде.

   Солдат аналары белән бик күп очрашулар үткәрдек, алар белән бергә үзем дә елый идем. Балаларын Чечня җиреннән барып алган аналар белән дә аралашып яшәдек. Бер генә мисал: Рапат авылыннан Фәнүзә апаның сугышта яраланып, әсирлеккә эләккән улын алып кайтуы турында якташ язучыбыз Мансаф Гыйләҗев повесть тә язды хәтта. Савымчы булып эшләгән кечкенә, йока гына гәүдәле апабызның бер улы Әфганда булган, икенчесе исә Чечня сугышына эләккән була. Улының әсирлектә булуы хакында, телевизор караган күршесе хәбәр итә. Ана йөрәге чыдыймы соң: Чечняга барып, баласын подвалда ярым тере хәлдә табып, алып кайтты Фәнүзә апа. Чеченнар аңа “мөселман анасы” дип баласын биреп җибәргәннәр. Шулай ук тагын бер ана улын исән килеш алып кайтты. Алар миңа бүген дә рәхмәт әйтәләр. Менә шул геройларны бергә җыеп, Мансаф абыйның районда зурлап үткәрелгән юбилей кичәсендә сәхнәгә чыгардым. Барсы өчен дә көтелмәгән, зур яңалык, кичәнең кульминациясе булды бу.

   -Нинди уй-хыяллар белән яшисез бүген, Илсөяр апа?

   -Аллаһның биргән һәр мизгеленә сөенеп яшим: мең-мең шөкер, яшьлектә яратып оя корган Сәгыйтем янымда, балаларым, килен-оныкларым гел сөендереп кенә торалар, күңелемдә иҗат дәрте дөрли. Бәхетле булу өчен иң мөһим нәрсәләр шулар адәм баласы өчен. Тагын да “Өмет” гәзитен яратып, Сәгыйтем белән бергәләп укыйбыз. Бар галәмгә тыныч күк йөзе, ә гәзит укучыларга саулык, җан тынычлыгы, балалар куанычы телим.

                                                  Гөлара Арсланова.

 

  

  

  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас