Танылган продюсер, сценарист һәм Бөтенрусия дәүләт кинематография институты укытучысы Олег Богатов әйтүенчә, тәкъдим ителгән проектлар дәрәҗәсе вә сыйфаты хәтта федераль стандартлар буенча да югары булган. Барлык жюри әгъзалары бертавыштан катнашучылар идеяләренең оригиналь булуын һәм сыйфатын билгеләп үттеләр.
Быел питчингта ике номинациядәге проектлар тәкъдим ителде — «Тулы метр» һәм «Сериаллар».
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:
«Тулы метр»номинациясе:
1 урын — Алинә Галимова, "Демон Албасты"
2 урын — Айрат Зәйниев, "Шанхайская история"
3 урын — Алинә Таюпова, "Москва говорит из Уфы"
«Сериаллар» номинациясендә:
1 урын — Светлана Райская, "Диспетчер"
2 урын — Инна Гусева, "Последний герой"
3 урын — Айрат Зәйниев, "Бухта"
Оештыручылар шуны да ассызыклый: нәтиҗәләргә карамастан, һәр катнашучы җиңүче булды инде. Бу питчинг — энергияне, сәләтне һәм үсешкә омтылуны берләштергән бөтен башкорт киноиндустриясенең зур җиңүе.
Фото: чараның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркеменнән.