Мәдәни мохит
11 апрель 2025, 07:00

Тормыш ул – бер матур җыр

Рим Идиятуллинның тууына 85 ел тулу уңаенан Хәтер һәм Кадер кичәсе узды.

Тормыш ул – бер матур җырТормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр

Рим Идиятуллинның тууына 85 ел тулу уңаенан Хәтер һәм Кадер кичәсе узды.

Күптән түгел Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында көтеп алынган һәм онытылмас тәэссоратлар калдырган чара булды. Кадерле якташым, яраткан шагыйребез Рим Идиятуллинның тууына 85 ел тулу уңаенан оештырылган Хәтер һәм Кадер кичәсе илһамлы һәм тирән мәгънәле мохиткә чорнады. Әйтерсең лә шагыйрь үзе дә безнең арада иде...

Рим абый туып-үскән, соклангыч гүзәл табигать кочагына сыенып утырган, шагыйрь мәдхия җырлаган кечкенә Яңа Мортазасы – туган бишеге – чак кына арырак. Иске Калмаш – аның мәркәзе. Биредә зур, капиталь төзекләндерү узган мәдәният йорты иң соңгы яңарышлар белән төзелгән модельле китапханәне, иркен залларны, почта бүлекчәсен үз эченә алган. Мәдәни учак гөрләп тора. Бу хәлләрне Рим абый күрмәде, кызганыч. Авылдашлары, туган районындагы уңай үзгәрешләр, авылның  гөрләп яшәве өчен сөенер иде.

Мәңгелеккә  юл башы

...Аһ, китүләр авыр, киткәннәргә

Язмыш түгел, нужа баш булды.

Саный китсәң, Чакмагышның чая

Татарлары белән ил тулды...

 Рим Зиннәтулла улы 1940 елның 25 февралендә туган. Әтиләре  Бөек Ватан сугышының беренче елында ук яу кырында батырларча һәлак булган. Әниләре Җәмилә апа берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала белән кала. Әмма гомере буе ирен көтеп, балаларын ятимлек ачысыннан курчалап, аларны сынмас рухлы, тирән акыллы, кешелекле, хезмәт сөючән  итеп үстерә.  Соңрак Рим абый сабый карашына уелып калган, мең газаплар кичкән, нужа йөген уфтанмый тарткан әнисенә, тол хатыннар язмышына үзәк өзгеч шигырьләрен багышлый. Нечкә күңелле, самими җанлы шагыйрь шул авыр елларда да күңел матурлыгын югалтмый, капма-каршылыклардан, сынаулардан торган  чуар һәм күп вакыт гаделсезлекләргә юлыктырган зур тормышка карата олы сөю белән сугарылган тирән фәлсәфи иҗат юлын сайлый. Бүген безнең әдәбият күгендә Рим Идиятуллин дигән якты йолдыз бар. Ул йолдызны Рим абый үзе тапкан, үзе кабызган. Җаныннан ярылып чыккан тылсымлы иҗаты белән мәңгелеккә юллап, күңел нурларыннан аның тутык кунмас балкышын койган, ул – аның үлемсез иҗаты!

 Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Һ. Такташ исемендәге, Чакмагыш районының Г. Рамазанов, В. Исхаков исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте башлангычы белән үткәрелгән “Балкыш” әдәби конкурсында шигърият буенча төп бүләк иясе Рим Идиятуллин – нибары дүрт китап авторы. Кайчандыр бер Рим абый: “Мин өч китап язачакмын, алар – “Хәерле иртә”, “Хәерле көн”, “Хәерле кич” дип аталачак”, дигән иде.  Әмма ургылып чыккан илһам чишмәсе энҗеләрен кая куяр шагыйрь? “Хәерле төн” аларның дүртенчесе булды. Бишенчесе дә булырга тиеш иде! Өлгермәде. Ходай, ахры, үзе дә шагыйрьнең иҗатын тансыклаган – 2018 елның 13 сентябре таңы атканда шагыйрьне үз янына алды. Хәтердә ул көн. Кояшлы иде ул. Тик күңелне шагыйрь белән хушлашудан караңгы уйлар пәрдәсе томалады. Рим абый вакытсызрак китте, аның әле янып иҗат итәсе көннәре алда иде.

Кем үлемне көтеп алсын инде,

Килә бит ул әҗәл вакытсыз.

Исән чакта очкын чыгарып тор,

Уйлама син аны, гакылсыз!

 

Хәтер кичәсендә Рим абыйның затлыдан-затлы шигырләреннән сәйләндәй тезеп төзелгән сценарий таныш һәм табыш булган шагыйрь иленә тирәнрәк алып керде. Район Мәдәният сарае артистлары һәм Чакмагыш дип җан атып, янып торучы сәләтле егетләре-кызлары: халык иҗаты буенча методист Луиза Ишморатова, "Сәхипҗамал" хатын-кызлар оешмасының актив ханымнары Илсөяр Шәймөхәммәтова, Гөлназ Сәлимова, Айсылу Сәлимгәрәева һ.б., районның сәнгать осталары Ривенер Гобәев, Альберт Арсланов, Руслан Абдиев, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Гөлназ Сәлимова, Айсылу Сәлимгәрәева, Идрис Хәмидуллин, Денис Мансуров хәтер кичәсендә шагыйрьнең йөрәк сүзләрен һәр тамашачы күңеленә илтеп җиткерде. Рим абыйның тормышчан, тирән фәлсәфә, якты хыяллар белән сугарылган, ни булса да сыгылмас, сынмас, корычтай ныклы кеше инсанын тудыруга юнәлтелгән, йөрәгеннән чыккан камил иҗаты үзе бер тормыш мәктәбе, аның китаплары һәр кешегә багышланган тормыш әсбаплары булырлык. Район хакимияте җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Кадер һәм Хәтер кичәсен ачып, шул кыйммәтләргә тукталды. Иҗатына гашыйк Рим абыйга, кечкенә авылдан чыгып, максатчанлыгы белән шундый бөеклеккә ирешкән  якташ әдипкә карата хөрмәтен белдерде. “Хисчән, нечкә күңелле иҗат кешеләренә һәрвакыт сокланам. Мортазалылар, мин сезне ихлас котлыйм, чын күңелдән горурланып яшәрлек шагыйребез бар”, – диде ул.

Чабаталы яшьлектән – шагыйрьлеккә                                                             

Сугыш чорының ятим баласын язмыш башыннан сыйпамаган, әлбәттә. Барысын да эшләп табарга туры килгән. Рим абыйның саладан китеп, каланы яулавы турында сеңлесе Әфидә Латыйпова болай искә ала:

“Үзебезнең авылда башлангыч белем алганнан соң, чабата кигән малай Кушнаренко районының Илек, Толбазы авылларында җидееллык мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Һәрчак яңалыкка, белемгә  омтылган  малайны әнисе дә, туганнары да ничек тә белемле итәргә тырышкан. Аны Уфаның элекке “Галия” мәдрәсәсе булган 15нче мәктәбенә укырга бирәләр. Белем йортын тәмамлагач, әниемә дә ярдәмем тияр, өс-башымны да карармын, дип, берничә ел заводта эшли. Әмма югары белем алу теләге аның уеннан бер генә минутка да чыкмый. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Арытаба хаклы ялга чыкканчы бөтен тырышлыгын матбугатка, “Кызыл таң” гәзитенә багышлады. Әдәбият бүлегендә эшләде, татар һәм башкорт әдипләренең  исәпсез-хисапсыз әдәби әсәрләре аның кулы, аның күңеле аша узды. Ул күп яшь җурналистларның иҗади үсешенә юл ачты, аларга журналистиканың яңа якларын ачарга ярдәм итте”.

 “Авыл капкасын кергәч”

Әйе, Рим Зиннәтулла улы уртакул шагыйрь булмады. Ул – Атнабайлар сафында торырлык, шулай ук Халык шагыйре исеменә лаек чын шагыйрь. “Иде” димим, чөнки Рим абыйның иҗаты үлемсез, кайсы чорда да актуальлеген югалтмас, йөрәгеннән өзелеп ак кәгазьгә төшкән, шуннан әдәбият сөючеләрнең йөрәгенә мирас булып күчеп, мәңгелеккә ирешкән иҗат хәзинәсе иясе ул.

Аннары, ул иҗатта пар канатлы оста  булды. Аның бер канаты шигърият булса, икенче канаты журналистика иде. Гомерен республикабызның татар журналистикасына багышлаган үткен каләмле, ялкынлы йөрәкле, туры сүзле, гадел фикерле публицист буларак, туган  җир белән туган  тел, газиз милләт, халкы турында уйланулар белән яшәде, йөрәге шулай кушты, шулай типте аның. Хаклы ялга чыккач, Рим абый “Өмет” белән хезмәттәшлек итте. Аның үткен каләменнән төшкән “Авыл капкасын кергәч” рубрикасы астында чыккан публицистик мәкаләләр циклы гына да бернигә алыштыргысыз тормыш сабаклары иде.

Ә газиз милләте, туган теленең киләчәк язмышы турында уйланулары аны бер генә мизгелгә дә калдырмады.  “Югала сүзләр дә хәбәрсез” мәкаләсендә ул туган телне җиде могҗизаның берсенә тиңләде:  “...җирдәге җиде могҗизага тиң, шундаен да күркәм вә нәзакәтле, шундаен да бай  сүз – тел мирасыбыздан үз теләгебез белән ваз кичмәсәк иде. Теле бар, димәк – кеше”, дип язган иде ул вакытта. Ә бүген авылында тормышның алга баруына ихлас сөенер иде дә Рим абый,  татар балаларының туган телендә аралашмавын күреп, ифрат ачыныр, көенер иде...

“Һәр көне сагындыра”

Күзем ачкач – якты яраттым,

Тәпи баскач – җирне яраттым,

Төсләр күргәч – акны яраттым,

Кызлар күргәч – сине яраттым...

Язмыш шагыйрьгә сынауларын биреп тора. Катлаулы балачак белән каршы алган язмышы Рим абыйның башыннан иркәләп тормый. Бала кайгылары да аның йөрәгенә уңалмас яра салып, чәчләренә чал булып куна. Әмма тормышта җанының яртысы булып, бергә 48 ел гомер иткән Дания апа белән парлы гомер юллары күпләргә үрнәк булырлык.

Рим абыйның гомерлек мәхәббәте, тормыш юлдашы Дания апа – мәхәббәте белән җылытучы, гаилә учагын саклаучы, кайгылар килгәндә терәк булучы, ирен юатучы, алга таба өмет йолдызларын кабызучы олы йөрәкле кеше. Дания апа, сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, очрашуга кайта алмады. Шушы күркәм чараны оештырган Луиза Ишморатовага телефон аша: “Минем Римемнең рухын кадерләп кичәгә килгән һәрбарчасына зур рәхмәтемне, сәламнәремне җиткерегез”, дип үтенгән.

Дания апа озак еллар “Өмет” гәзитендә эшләде. Рим абыйны һәр очракта зурлап сөйләгән бу чибәр апабыздан әле килеп кенә яшьлектә ничек танышулары турында сорарга җөрьәт иттем.

- БДУга укырга керергә килгәч, дус кызыма иптәш буларак редакциягә

бардым. Рим ахирәтем күрәсе кеше белән бер бүлмәдә утыра булып чыкты. Безгә “туташ” дип дәшүеннән үк үзебезне Тукайлар чорындагыдай хис иттек. Яшәгән урыныбыз да янәшә булып, ул вакытта “Рим абый” безгә укырга кергәндә ниләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып, бик фәһемле консультацияләр оештырды. Ул үзен бик тыйнак, тәртипле тота иде, өстәвенә, җор сүзле.Әмма урыс теленнән инша ул елда барыбызны да “юк итте”.

Авылыма кайтып, бер ел укыттым. Адреслар да алмашмаган идек. Бер мәлне “Кызыл таң” штампы  куелган хат килеп төшкәч, куркып китүем истә. Шулай ике арада хатлар йөри башлады. Кабат Уфага килеп укырга кердем, аннары 1970 елда матур итеп гаилә корып җибәрдек.

Гаиләдә бөтен эш киңәш-табыш белән барды. Ниндидер мәсьәлә туганда: “Рим нәрсә әйтер, Дания ни әйтер, сөйләшербез”, дигәнебез алда булды. Әле дә балалар белән нидер хәл итәр булсак, “Әтиегез нәрсә әйтер иде икән?” дигән сорау үзеннән-үзе туа. Матур яшәдек. Безнең арада килешмәүчәнлек, бәхәсләр туса да тиз хәл ит идек..Бик җиңел аңлаша идек. Кем килсә дә шат идек. Бик нечкә күңелле, хисчән, игьтибарлы кеше иде. Таләпчән кырыс кеше күренсә дә, гаиләдә бик тә йомшак, нечкә күңелле, хисчән, игътибарлы булды. Балалар, оныкларны тәрбияләүгә бөтен көчен салган әти, картәти дә иде. Бәйрәмнәрдә берсен дә калдырмыйча, шигырь белән котлаулар язып, открыткалар җибәрергә яратты.

 Туган якның тугры улы булды Рим. Кайда булсак та, горурлык белән: “Мин – Чакмагыш егете”, дияр иде. Һәрвакыт бик зур хөрмәт белән матур итеп каршы алырлар, кунак итәрләр, хәстәрләп озатырлар иде. Бу кадер һәм хәтер чарасын уздырулары өчен дә бик зур рәхмәтлемен.

“Өйдә ятып, илһам алып булмый”, дип, яз җитүгә бакчага ашкынып тора иде. Һәр чәчәккә, күбәләккә сөенә иде. Зур илһам алып иҗат итте. 2018 елның октябрендә чираттагы китапка тотынабыз, дип ният иткән идек, өлгермәдек. Бик көчле шигырьләре, публицистикасы калды. Уйламаганда барысы да өзелде дә куйды, тәкъдире шундый булгандыр, күрәсең... Аның белән узган һәр көне сагындыра, уйламаган көнем юк...

Туры сүзле, йомшак күңелле ир-егет

Мин бербөтен. Яманга я

Яхшыга бүленмәдем;

Сынсам сындым, бөлсәм бөлдем.

Беркемгә бөгелмәдем.

Рим абыйны белүчеләр аны туры сүзле, гадел кеше буларак хәтерли. Аның турысын әйтүе дә кемгәдер ярдәм итү йөзеннән генә иде.

“Кызыл таң” гәзитендә Рим абый белән бергә эшләгән каләмдәше, күпмедер вакыт Рим абый баш мөхәррир урынбасары булып утырган бүлмәдә әле урынбасар булып эшләүче Фәнис Гәрәев данлыклы якташыбыз, танылган һәм, минемчә,  тиешенчә танылып та бетмәгән шагыйрь Рим Идиятуллин турында җылы тәэссоратлары, истәлекләре белән уртаклашып, якташларына шагыйрьнең әлегә билгесез күркәм эшләре, гүзәл кешелек сыйфатлары, тормышындагы иң авыр һәм шатлыклы мизгелләре турында да бәян итте.

Рим абыйның хикмәтле акыл, фикерләү осталыгы белән тулган шигырьләре агылган минутлар уйларга салды. Әйткәндәй, Рим абый җырчы шагыйрь булмады. Ул җырларын санап мактанмады, аңа мохтаҗ да булмады – һәр шигыре җырлап тора. Ә Кадер һәм Хәтер кичәсен якташы Илфак Смаков өчен махсус язылган “Фатыйма” һәм композитор Алик Локманов көйгә салган  “Тормыш ул – бер матур җыр” музыкаль әсәрләре бизәде. Аларны Чакмагышның җырчы егетләре башкарды. 

Рим абыйга булган хөрмәтебез безнең күңелләрне җылытып, аның рухын шатландырып торсын. Киләчәктә халык шагыйренең исеме ешрак телгән алыныр, татар балалары аның шигырьләрен укыр, белер дигән өмет-ышанычта нокта куям. Рим Идиятуллин кебек шагыйрьләр – туры һәм дөрес юл күрсәтеп балкыр мәңгелек йолдыз ул!

Алсу Гәрәева.

Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Тормыш ул – бер матур җыр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас