10-13 апрельдә Уфада «Әкият» татар дәүләт курчак театрының гастрольләре уза.
“Әкият” театры үзенең матур куелышлары, уникаль курчаклар һәм кабатланмас мохит булдыруы белән билгеле.
Гастроль кысаларында театр үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк:
“Әлдермештән Әлмәндәр” (Т. Миңнуллин. Моңсу комедия), “Адәмнәр” (Г. Ибраһимов. Драма),“Аленький цветочек” (С. Аксаков. Әкият), “Золушка” (Е. Шварц. Әкият), “Кәрлә – мәктәп баласы” (Т. Миңнуллин. Музыкаль әкият).
Спектакльләр Башкорт дәүләт курчак театрында (Октябрь проспекты, 156нчы йорт) уза.