Дүртөйле үзәк китапханәсендә “Өмет” журналистлары катнашлыгында шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” дип аталган әдәби-мәдәни очрашу узды.
Халыкны аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган хезмәтләр бизи. Дөньяга даны таралган, бөтен илдә, төбәкләрдә, район-шәһәрләрдә мәшһүрлек казанган милләттәшләрне белеп яшәү тарихи әһәмияткә ия. Милләтебезне яшәтүгә өлеш кертүче үрнәк кешеләрнең шәхси сыйфатларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү – милли матбугат басмаларының бурычы.
Бу җәһәттән “Өмет” гәзите дә актив эшләчнлек алып бара. Гәзитебез беренче көннәреннән үк шәхесләр белән таныштыруны, аларның тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуны иң төп бурычы итеп куйды. Классикларны, артист, язучы, шагыйрьләрне генә түгел, үзенең хезмәте белән дан казанган замандашларыбызны да барлыйбыз.
Былтыр Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Бөтенрусия “Хәбәр” конкурсның “Шәхесләр” номинациясендә 1 урын алуыбыз исә әлеге хезмәтебезнең бер җимеше. Саллы акчалата бүләге янына “Шәхесләр” дип аталган плакатлар тупланмасы да бүләк итеп тапшырылды. Тупланманың һәр плакатында шәхеснең зур портреты һәм аның казанышлары, халкыбызның әдәбиятына, мәдәниятенә керткән хезмәте урын алган. Хронологик тәртиптә әлеге шәхеснең биографиясенә кагылышлы кыскача мәгълүмат тәкъдим ителгән. Аңа бәйле фотосурәтләр– музей күренешләре, һәйкәлләр, бу шәхеснең исемен йөрткән мәдәният учрежденияләре белән танышырга мөмкин. Аның яки аның турында әйтелгән башка кешеләрнең фикерләре бу шәхеснең дөньяга карашын, халкыбыз тарихындагы урынын, дәрәҗәсен яхшырак кузалларга ярдәм итә. QR-кодлар ярдәмендә анда сүрәтләнгән шәхес турында видеолар карарга, әсәрләре, музее һ.б. белән җентекләп танышырга була.Әнә шул акчалата бәяләп тә булмый торган рухи байлыкны “Өмет”нең тугры дуслары яшәгән Дүртөйле районының китапханә системасына тапшырдык.
Очрашуга ихлас зурлап әзерләнгән иде хуҗалар. Чарага җыр-моң, әдәбият сөючеләр, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының урындагы бүлекчәсе, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары килгән иде.
- Шәхес - ул һәр якның, һәр төбәкнең йөзек кашы. Шул якның кояшы, йолдызы дияргә дә буладыр. Шәхесләрсез бер илне дә, милләтне дә күз алдына китерү мөмкин түгел. Ә татар халкының күренекле шәхесләренең яртысы диярлек безнең төбәктән чыккан. Һәм алар арасында Дүртөйдән чыгучылар да байтак. Безнең гәзитнең колачы бик киң, рәхтләнеп иҗат итәбез. Башкортстанда гына түгел, чит төбәкләрдәге татарларны да актив яктыртабыз. Сәнгать кешеләрен, язучыларны язабыз. Игенчеләрне дә, мал караучыларны да, укытучыларны һәм табибларны да язабыз. Алар арасында да күренекле шәхесләр күп. Гомумән, без барыбыз да– шәхесләр, кабатланмас кешеләр. Кайда барсак та без шәхесләр эзлибез, табабыз һәм язабыз. Елына 52 сан “Өмет” чыга, шул 52 санның ничәсендә генә дүртөйлеләр турында язылмый кала икән?! –диде Дүртөйле китапханәсендә үткән “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” дигән күркәм чарада чыгыш ясап “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов.
Аның кулыннан кадерле бүләкне – “Шәхесләр” тупланмасын кабул итеп алган Дүртөйле китапханәләре челтәре директоры Елена Владиславовна Хәлиуллина чиксез рәхмәтләрен белдерде.
– Бүгенге көндә күрсәтмә әсбаблар аз. Булганнары да бик кыйммәт. Китапханә өчен бу нинди зур бүләк булуын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Зур формат, чагу бизәлеш. Һәм бу – заманча плакатлар бит. Элекке кебек зур бер портрет кына түгел. Куаркод буенча кереп, шәхес турында, аңа бәйле музейлар турында да белеп була, аның әсәрләре белән дә танышып була. Бер плакатта күпме мәгълүмат! Безнең өчен зур табыш бу, –диде 25 ел китапханәдә эшләгән, гомерен шушы өлкәгә багышлаган ханым.
Үткән көннәргә игътибарлы булу, төрле чорларда яшәгән шәхесләрне белү, алар белән горурлану тойгысы киләчәккә өмет белән яшәргә мөмкинлек бирә дигән фикердә булды чарага җыелучылар. Алар арасында Дүртөйле районының шәхесләре турында берничә китап чыгарган журналистика ветераны Хәмит Минехамат улы Нәбиев тә бар иде.
– Журналист шундый кеше – ул башкалар күрмәгәнне дә күрә. Ул 9.00дан 18.00га эшләми. Аның эш сәгате чикләнмәгән. Ул төннәрен дә язарга мөмкин, ялларда да эшкә чыгып китә. Һәм иң кызыгы, кемдер ярата синең язганыңны, кемдер -юк. Берсе: “Ник ул кеше турында яздың инде?” -ди. Икенчесе: “Ярый, аның турында язгансың. Бик лаеклы кеше”,- ди. Һәркемнең үз фикере. Ә безнең бурыч бүген эшләгән, бүген яшәгән кешеләр турында якты истәлек калдыру. Зур вазифалар биләүчеләр, артистлар турында гына түгел. Мин язган кешеләр басуларда, фермаларда эшләүче гади кешеләр – әмма зур шәхесләр.
Теләсә кайсы журналист язучы була ала, әмма теләсә кайсы язучы журналист була алмый. Бу исбатланган. Чөнки журналистлар тормыш фактларына таянып яза, - диде ул.
Аның сүзләрен тарихчы, журналистика ветераны Әнисә Ягафәрова да куәтләде. “Өмет” белән бергә эшләгән чакларын искә төшереп, якты истәлекләре белән бүлеште. Журналист сукмагыннан ничек атлавын сөйләде. Һәм бүген дә “Өмет”тән аерлмавын, басмабыздагы язмаларны укып, якты хикәяләрен,мәкаләләрен укып, нурлар алуын әйтте.
Чарада шулай ук “Юлдаш” гәзитенең баш мөхәррире Азат Шәрифуллин да катнашты. Дүртөйле раойнынының шәхесләргә бай булуын, замандашларының алар белән горурланып яшәвен сөйләде ул.
–Һәр дәвернең үз фикере, үз тормышы бар һәм алар тарихта калырга тиеш. Аларны тарихта калдыруда басма матбугат үз өлешен кертә. Гәзит-журнлалардан аерылмагыз, – дип чакырды ул тамашачыларны.
Сүзләр җыр-моң белән үрелеп барды. Ихлас, тере, күзгә-күз арашалудан һәркем илһам һәм дәрт алып таралды. Кешелек дөньясы интернет чоңгылына эләккән бер чорда мондый җанлы аралашу мөмкинлеге биргән китапханәләр үзенә күрә бер утрау инде.
Эльмира Ибраһимова.
Рөстәм Ханәфин фотолары.