Мәдәни мохит
3 апрель 2025, 06:46

Уфага беренче тапкыр эмаль коллекциясен китерделәр

Мондый масштаблы күргәзмә Уфада беренче тапкыр уза.

https://museumrb.ru/https://museumrb.ru/
https://museumrb.ru/

Эмаль сәнгатен беренче тапкыр масштаблы рәвештә Уфада тәкъдим итәчәкләр. Башкортстан башкаласына Русиянең иң яхшы рәссам-эмальерлары иҗат иткән эшләрнең уникаль коллекциясен китерделәр. Әле Милли музей хезмәткәрләре коллекцияне күрсәтүгә әзерли. Экспозицияне 4 апрельдән 27 апрельгә кадәр күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә 50гә якын эш тәкъдим ителә. Аларның 25е узган җәйдә “Шүлгәнташ” музеенда узган беренче иҗади симпозиум кысаларында барлыкка килгән. Ул чакта тәҗрибә мәйданчыгына бөтен илдән танылган рәссам-эмальерлар: Санкт-Петербургтан Әнвәр Баһаветдинов һәм Анастасия Александрова, Грозныйдан Чечен Республикасының атказанган рәссамы Элита Дадакаева, Русиянең атказанган рәссамы, Дон эмаленә нигез салучы Георгий Лиховидның укучылары Вероника Соколова һәм Анна Сохач, шулай ук Башкортстан рәссамнары Азамат Гыйләҗетдинов, Гөлназ һәм Инсаф Иксановлар җыелды. Рәссамнар үзенчәлекле табигать һәм дистәләгән мең елларга алып китүче мәгарә, заманча бизәлгән искиткеч комплекс белән илһамланганнар.

Күргәзмәнең кураторы, республиканың атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов әйтүенчә, мондый масштаблы күргәзмә Уфада беренче тапкыр узачак. Русиядә 50дән артык эмаль остасын санарга мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр эмаль үзәкләре булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Суздаль, Дондагы Ростов саналды.

– Башкортстанның сынлы сәнгать тарихында бездә эмаль беркайчан да күрсәтелмәде, – ди рәссам. – Без башкорт эмаль мәктәбенең беренче һәм ышанычлы адымнарын күрсәтәбез. Бу бик кыйммәтле коллекция. Бөрҗән районында симпозиум барышында барлыкка килгән эшләр республика өчен аеруча әһәмиятле, чөнки аларда безнең табигатебез, халык риваятьләре һәм Шүлгәнташ мәгарәсе чагылыш тапкан.

https://museumrb.ru/
https://museumrb.ru/
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас