Шаран районы Түбәнге Ташлы авылының китапханәсендә бүгенге көндә зур эш алып барыла.
Яңа китаплар килеп торуы, укучылар саны артуы, кызыклы чаралар уздырылуы – бу барысы да Рәмилә Мөслим кызы Хәйдәрованың тырышлыгы.
1962 ел җәенең ямьле июньдә дөньяга бер сабый аваз сала. Алда көткән гомер юлларында авыр кичерешләргә дучар ителсә дә, ул самимелеген, кешелеклелеген, дөньяга мәхәббәтен, гадилеген югалтмый. Һәм киләчәк һөнәрен дә кешеләргә игелек китерердәй булсын дип сайлый.
Рәмилә Мөслим кызы 1968 елда мәктәпкә укырга керә. Китаплар белән бик кызыксына, чараларда катнашырга ярата, уку алдынгысы була - кыскасы, мәктәп горурлыгы! 1979 елда мәктәпне тәмамлагач, Зирекле авылы китапханәсенә эшкә керә. 1981-1983 елларда Уфа китапханә техникумында белем ала. 20 елдан артык Рәмилә Мөслим кызы Түбән Ташлы авыл мәдәният йортында директор вазифасын үти. Һәм 2005 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Түбән Ташлы авылы китапханәсендә уңышлы эш алып бара.
Китапханәче булу, гади булып тоелса да, җиңел эшләрдән түгел. Китапларны киштәләргә урнаштыру белән генә эш чикләнми. Беренчедән, кешеләр белән даими элемтәдә булырга кирәк. Балаларда китапка кызыксыну тудыру, укуга теләкне үстерү; китапка карата кызыксыну утын сүндермәү,
китап сайлаганда киңәш бирү, берникадәр булса да, эчтәлеген ачыклап китү, төрле жанрлар белән таныштыру – болар барысы да китапханәче хезмәте.
Кәгазь эшләре шулай ук тәртиптә булырга тиеш. Планнар төзеп, аларны төгәл вакытында үтәү, статистик хисаплар алып бару, каталоглар һәм картотекалар системасын тәртиптә тоту һәм бик күп башка төрле бурычлар. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар уздыру, шигъри кичәләр, конкурслар, викториналар, файдалы чаралар үткәрү эш агышында аерым бер бүлекне алып торалар. Барысын да уңышлы һәм тиешле итеп башкарырга күпме көч, вакыт һәм илһам кирәк.
Рәмилә Мөслим кызы лаеклы хезмәткәр генә түгел, гаилә учагын саклаучы да. Тормыш иптәше Мөнәвис Минневәли улы белән 41 ел кулга-кул тотынышып тату гомер итәләр. Өч канатлары – өч улларын кадерләп үстереп, тиешле тәрбия биреп, тормыш юлларына бастыралар. Алар өчесе дә – педагогик белем бирү уку йортын уңышлы тәмамладылар. Роберт һәм Альберт уллары тарих буенча белгеч булсалар, кече уллары Рәзил хәзерге вакытта бик кирәкле һөнәр сайлаган – программист. Бүгенге көндә өлкән уллары Роберт Мөнәвис улы Октябрьский шәһәре мәгариф бүлеге башлыгы.
Балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә куанычлы гомер кичерү – Рәмилә Мөслим кызының бәхет хәзинәсе!
Рәмилә Мөслим кызы татар телен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертә. Авылыбызда гореф-гадәтләрне саклауга багышланган чараларны уздыруда аның тырышлыгы зур. Татар язучыларының туган көннәрендә эчтәлекле, матур чаралар уздырып, авылдашларыбызны аларның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра һәм, әлбәттә, татар әдәбиятына кызыксыну үстерә. Шулай ук Рәмилә Мөслим кызы, районыбызда уздырылган бер генә конкурстан да читтә калмый. “Татарча диктант”, “Милли кием көне” флешмобы кебек акцияләрен дә читләп үтми. Нәкъ шундый конкурсларда катнаштырып, миндә дә туган телебезгә карата мәхәббәтне Рәмилә Мөслим кызы уятты дип горур әйтә алам.
Болардан тыш, Рәмилә Мөслим кызы, нәсел җепләрен туплауда да зур ярдәм күрсәтә. Авылыбыз халкында “Үз тамырларыңны белү, алар белән горурлану – яшәешебезнең төп максатының берсе”, дигән фикерне үстерә. Һәм хәзерге вакытта, махсус хәрби операция бурычларын үтәүче егетләребезгә ярдәм күрсәтүдә дә шулай ук актив эш алып бара. Маскировка челтәре үрергә өйрәнеп, авылдашларыбызга осталык дәресләре уздыруда ярдәм итте; волонтерлар төркеме белән бергә токмач кисеп, оекбашлар бәйләп туган як җылысы белән тулган ярдәм тартмаларын егетләребезгә җиткерделәр.
Туган ягым Түбәнге Ташлы авылында Рәмилә Мөслим кызы кебек тырыш, гадел, уңган кешеләр яшәве минем өчен горурлык. Халкыбызда китапларга, туган телебезгә, әдәбиятыбызга, гореф-гадәтләребезгә ихлас сөю уята белү – ул зур эш. Аңа алдагы тормыш юлында тик уңышлар гына телисе килә!
Азалия Исмәгыйлева, УФТИ талибәсе, 3 курс.