Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
27 март , 21:04

Шырлык мәктәбендә - күңелле очрашу

Күптән түгел  – Шигърият  көне уңаеннан, Шырлык  гомуми белем бирү мәктәбендә “Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык-моңнарың белән!” – дип  исемләнгән кичә үткәрдек.

Шырлык мәктәбендә - күңелле очрашу
Шырлык мәктәбендә - күңелле очрашу

Күптән түгел  – Шигърият  көне уңаеннан, Шырлык  гомуми белем бирү мәктәбендә “Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык-моңнарың белән!” – дип  исемләнгән кичә үткәрдек.

  Безнең  Благовар районы талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына иҗат багажы туплаганы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылар да бар. Республика, район гәзит-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, “Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр!” дигәнне хуплап, без мәктәбебездә гаҗәеп тә талантлы якташыбыз, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма җитәкчесе, Башкортстан һәм Русия язучылар берлеге әгъзасы, Уфа фән һәм технологияләр университетының филология һәм милли багланышлар факультетының татар теле бүлегенең кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Габит кызын очрашуга чакырдык.  Альбина Хәлиуллина Благовар районы Такчура авылы  яныннан аккан Чәрмәсән елгасыда су коенып, шифалы суларын эчеп, сихәтле  һавасын сулап үскән шагыйрә. Балачагы туган авылында үтә. Тугызъеллык мәктәпне тәмамлагач, Первомайский урта мәктәбенең педагогия сыйныфында урта белем ала. Аннары ике ел туган авылында бик тырышып балалар укыта. Мәктәп  елларында иҗатка һәм журналистикага уянган кызыксыну  аны  Башкорт дәүләт  педагогия университетына алып килә. 2000 елда университетны  кызыл дипломга тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты  кафедрасында эшли  башлый. Студентларның”Тамчылар” әдәби-иҗат  түгәрәген җитәкли .2005 елда хәзерге татар прозасына багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 2007 елда “Заман һәм герой” исемле  монографик хезмәтен  бастырып  чыгара, 2013 елда чыккан “Туган як әдипләре” китабының автордашы була. Соңгы елларда  тәрҗемә белән дә шөгыльләнә, иҗтимагый эшләрдә дә  актив катнаша.  Альбина Хәлиуллинаның шигырьләре матбугатта  күренеп  килә. Бакуда чыккан”Төрки сүзе” җыентыгында бер  шәлкем  шигырьләре  дөнья күрә. Шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп,”Бельские   просторы” журналында да басылып чыга. Ә  2014 елда  “Синсез“ дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аның күп  кенә шигырьләре сәхнәдә җыр булып янгырый. Менә  шулай Альбина  Габит  кызының иҗатын өйрәнеп, бик матур итеп шигырьләрен яттан укып ишеттердек. Кызыксындырган сорауларыбызга бик матур  җаваплар ишеттек, ә  авылның мәдәният йорты мөдире Динә апа Исхакова якташыбыз иҗат иткән җырны башкарып,  кичәбезне тагы да  ямьләтте. Татар теле укытучысы, Альбина Рәзим кызы,  шагыйрәнең тормыш  юлына күзәтү  ясап,  видео- презентация  оештырды.  Альбина апа  Хәлиуллина  мәктәбебезгә  китаплар бүләк итте. Без якташыбыз белән  бик горуланабыз. Бу күнелле  очрашу безнең күңелләрдә озак еллар сакланыр .Ә  кичәбезнең  ахырындаис тәлек өчен күмәк фотога да төштек.

Карина  Хәертдинова,  8нче сыйныф укучысы.

 

 

Шырлык мәктәбендә - күңелле очрашу
Шырлык мәктәбендә - күңелле очрашу
Читайте нас: