Уфаның 450 еллыгына төшерелгән «Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт" романтик комедия Мәскәүдә халыкара кинофестивальдә катнашачак. Шул уңайдан проектның сәнгать җитәкчесе, танылган режиссеры Айнур Әскәров яшь дизайнерлар өчен фильмның иң яхшы постерын ясауга конкурс игълан итте.
«Бу постерда безнең геройлар булырга тиеш – Владимир Гарцунов, Илья Виногорский һәм Валентина Ляпина. Постер җәйге җиңел кәефне, романтиканы, шәһәр атмосферасын һәм көндәлек тормышта кинәт барлыкка килергә мөмкин булган мәхәббәт хисен чагылдырырга тиеш. Төп хисләр-җылылык, бәхет, җиңеллек һәм романтика», — ди Айнур Әскәров.
Конккурста катнашып, III урын алучы - 5 мең сум, II урын алучы - 10 мең сум, I урынны алучы — 15 мең сум алачак. Җиңүче шулай ук төшерү төркеме составында фестиваль кысаларында фильм премьерасына чакыру алачак.