Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
27 март , 13:13

Бәлки анда нәкъ син кирәктер?

Башкортстан мәдәният министрлыгында Яшьләр советы төзеләчәк.

Бәлки анда нәкъ син кирәктер?
Бәлки анда нәкъ син кирәктер?

Башкортстан Мәдәният министрлыгында Яшьләр советы төзеләчәк.

Бу яшьләрне мәдәният өлкәсендә карарлар кабул итү процессына актив җәлеп итү максатында эшләнә. Шулай ук яшьләрнең мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән төрле инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 2025 елның 28 мартыннан 16 апреленә кадәр Яшьләр советын формалаштыруга конкурста катнашу өчен документлар кабул ителә. Советка 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр керә алачак. Совет составына керү өчен портфолиолы документларны министрлыкка тапшырырга кирәк. Шартлар белән тулырак ведомствоның сайтына кереп танышырга мөмкин. Ятып калганчы атып кал диләр. Алга, яшьләр!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: