25 мартта - Русиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнде.
Мәдәният өлкәсе гаять күпкырлы. Ул төрле иҗади һөнәр вәкилләрен: музыкантларны, артистларны, театр эшлеклеләрен, балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларын, музей һәм китапханә хезмәткәрләрен берләштерә. Юнәлешләре төрле булса да, алар алдында бер бурыч тора - сәнгатькә хезмәт итү, күпмилләтле Башкортстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү, балаларда мәдәни зәвык тәрбияләү. Спектакльләргә, концертларга, күргәзмәләргә һәм башка мәдәни учреждениеләргә килгән тамашачылар айсбергның өстен генә күрә. Ә әлеге чарага әзерлек эшенең гаять зур катламы “сәхнә артында” кала.
Әлеге өлкәне сайлаган һәм бернигә карамыйча үз эшенә эшенә тугрылык саклаган мәдәният хезмәткәрләрен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чарада хөрмәтләделәр.
- Бүген безнең җәмгыять заман белән бергә бара һәм мәдәни чаралар дәрәҗәсенә бик таләпчән. Әмма сез ул югары таләпләрне үтәп киләсез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен чын бастионнарга әверелгән мәдәният учреждениеләребезгә аерым рәхмәт сүзләре. Клуб, авыл мәдәният йортлары, китапханә җитәкчеләре Ватанны яклаучыларның хатыннарын һәм аналарын берләштерә, аларга ярдәм итә. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, - диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев котлады.
Бу көнне бик күп педагоглар, иҗат коллективлары җитәкчеләре, артистлар, китапханә, музей, район мәдәният сарайлары хезмәткәрләре, театр эшлеклеләре һәм рәссамнар югары бүләкләргә лаек булдылар. «Фидәкарь хезмәт өчен» медале белән Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының тынлы һәм бәрмә инструментлар кафедрасы профессоры Фәнзир Нигъмәтҗанов, рәссам, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов һәм Уфаның Әдеһәм Искужин исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең скрипка классы буенча укытучысы Ольга Пулечкина бүләкләнде. Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе актрисасы Алия Зариповага, «Нур» Уфа дәүләт татар театры актеры Альберт Шәйхетдиновка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова районнарда һәм кече шәһәрләрдә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләрен аерым билгеләп үтте.
- Алар урыннарда кайчак күзгә күренми торган, ләкин бик мөһим эшне башкаралар, үз мәдәни фронтларын тоталар, традицион мәдәни һәм рухи кыйммәтләр сагында торалар. Авыл мәдәният учреждениеләренә кадрлар җәлеп итү өчен чаралар комплексы эшли. Иң нәтиҗәлесе – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә куелган «Земство мәдәният хезмәткәре» республика программасы. 2025 елдан республикада федераль бюджет хисабына программа киңәйтеләчәк, - дип ышандырды ведомство җитәкчесе.
Ә күп еллар дәвамында әлеге өлкәдә хезмәт куйган һәм үз эшенең чын остасы һәм фанаты булган мәдәниятчеләргә дә мактаулы исемнәр бирелде. Алар арасында “Өмет”нең күптәнге дуслары да бар. Аларның берсе - Шаран районы Ярәмкә социаль-мәдәни үзәк җитәкчесе Альфира Әхмәтова.
-Авыл клубы җитәкчесе буларак үз эшемне башлаганда мин еллар үткәч “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Һәм, әлбәттә, мин моңа ялгызым гына ирешә алмас идем. Янымда исктикеч кешеләрнең булуы мондый мөмкинлек бирде. Идеяләремне күтәреп алучы, яңа чараларга рухландыручы якташларыма чиксез зур рәхмәт. Сезнең ярдәм, киңәшләрегез безнең эштә бәһасыз кыйммәтле! –ди Альфира ханым.
Мәдәният хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә үз өлкәләрендә алкышлар һәм балкышлар гына телибез.
Әйкәндәй, Башкортстанда 3,5 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениесе бар. Аларда 15 меңгә якын белгеч эшли.