Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
26 март , 14:15

"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык

Сөйләшүнең төп темасы - беренче китап. Аны ничек чыгарырга һәм нәрсәдән башларга?

"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык
"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык

Сөйләшүебезнең төп темасы - беренче китап. Аны ничек чыгарырга һәм нәрсәдән башларга? Китапка тупланасы әсәрләрнең күләме күпме булырга тиеш һәм алар ничә иләк аша үтәргә тиеш? Боларның һәркайсын бәйнә-бәйнә БР Язучылар союзының татар язучылар берләшмәсе җитәкчесе Руслан Флүр улы Сөйләманов, З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының татар бүлеге җитәкчесе Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова сөйләде. Шулай ук "Ни өчен иҗат иткән яшьләргә амбиция хас түгел?", "Китап чыгарып ипотека каплатып буламы?" кебек кызыклы да, катлаулы да сорауларга җаваплар эзләдек. Күңелле һәм фәһемле булды бу очрашу. 

Исегезгә төшерәбез, "Әдәби тукталыш" ай саен "Заман" ресторанында үтә. Ул иҗат дөньясына каләм вә клавиатура аша, ягъни сүз ярдәмендә, үтеп керүчеләрне берләштерә. Кызу темплы тормышта көндәлек эш-мәшәкатьләрдән туктап торып, яңа китаплар, яңа әсәрләр белән танышу, заманча кыска хикәяләр, мавыктыргыч повестьләр язу серләрен ачарга тырышу, әлеге өлкәдә уңыш казанган популяр авторлар белән очрашулар үткәрү максатыбыз.

"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык
"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык
"Әдәби тукталыш"та кабат очраштык
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: