Уфадан Солтангилдиннар гаиләсе “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының “Бу безнең гаиләнеке” конкурсында ярымфиналга чыкты. Проектта катнашу аларга үзләренең шәҗәрәләрен тирәнрәк өйрәнергә һәм башкорт шәҗәрәсе китабын төзергә ярдәм иткән.
Шәҗәрәдә – 20 буын тарихы
Уфада яшәүче Солтангилдиннар гаиләсе өченче буында шәҗәрә өйрәнү белән мавыга. Конкурс ярдәмендә алар башкорт шәҗәрәсе китабын язганнар, анда картәтисе ягыннан – 20, картәнисе ягыннан 10 буынны чагылдырганнар.
–Китапта без ата-бабаларыбызның нәсел, фамилия, тарихи, географик, генетик, этнографик, мифологик һәм рухи тамырлары турында сөйләдек. Шәҗәрә – ул гаиләне тасвирлау гына түгел, бу күпкә зуррак төшенчә. Бу бөек рухи мирас, аны вакыт аша үзең һәм киләчәк буыннарың өчен саклык белән алып барырга кирәк, – дип сөйләде гаилә башлыгы Артур.
Бүгенге көндә гаилә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңүчеләр буыны” дигән яңа проект өстендә эшли. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт иткән туганнары турында сөйләү.
– Ата-бабаларыбыз безгә тормыш бүләк иткәннәр, һәм аларның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турында яхшы истәлекне саклау – безнең бурычыбыз һәм аларга булган рәхмәтебез дип саныйбыз, – ди Артур Солтангильдин.
Башка катнашучылар турында
Конкурста тагын бер катнашучылар – Мурманск өлкәсеннән Ковалевскийлар гаиләсе – 1805 елдан бирле шәҗәрә алып баралар һәм XVII гасыр мәгълүматларын расларга омтылалар. 360тан артык кешене үз эченә алган шәҗәрә агачын урнаштыру өчен 5 метр озынлыктагы киндер кирәк булган.
Ярымфиналга чыккан Татарстаннан Әхмәтовлар, Вафиннар шәҗәрәләрен 10нчы буынга кадәр тергезгәннәр. Гаиләнең яшь вәкиле, 11 яшьлек Алия ата-бабалары белән горурлана һәм аларның 100 елдан артык булган педагогик династиясен дәвам итәргә хыяллана.
Буыннарны берләштерүче конкурс
"Бу безнең гаиләнеке" – “Русия-мөмкинлекләр иле” платформасының иң эре проекты, анда бөтен илдән 102 735 гаиләдән 587 250 кеше катнашты. Җиңүчеләр торак шартларын яхшыртуга һәм Русия буйлап сәяхәт итүгә сертификатлар алдылар.
Күп кенә гаиләләр өчен конкурс ата-бабалар турындагы истәлекне саклау, традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыру һәм гаилә тарихы ул үткәннәр генә түгел, киләчәкнең дә нигезе булуын искә төшерү мөмкинлеге булды.
Исегезгә төшерәбез, “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы Владимир Путин башлангычы белән 2018 елның 22 маенда булдырылды. Платформаның миссиясе – һәркем өчен тигез мөмкинлекләр ачып, Русиянең киләчәген булдыру. Платформа теләсә кайсы кешегә, кайда яшәвенә, нинди һөнәр сайлавына һәм нинди гаиләдә үскәненә карамастан, үз үсеше өчен мөмкинлекләр алырга ярдәм итә.
Чыганак: "Молодёжная газета"