Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 21-22 мартта Урал Галиев повесте буенча Владимир Жеребцов язган һәм Гөлнур Усманова тәрҗемә иткән спектакльнең премьерасы булачак. Яңа сәхнә әсәре Җирдә җәһәннәмнең җиде катын үтәргә мәҗбүр булган буынга багышлана һәм Бөек Җиңү яулаучылар өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйли. Вакыйгалар тылда бара. Кырыс шартлар тудырган авырлыклардан тыш, һәркем әхлакый сайлау алдында кала. Нишләргә? Бары тик яшәргә. Киләчәк хакына, тәндәге һәм күңелдәге барлык яралар белән бергә яшәргә өйрәнергә...Повесть реаль вакыйгаларга нигезләнгән.
Сәхнә әсәренең режиссеры – Азат Җиһаншин. Спектакльдә танылган артистлар Резида Фәхруллина, Фина Вәлиева, Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина, Чулпан Раянова, Эльмир Газизуллин, Айнур Баянов, Айрат Фатыйхов, Эльмир Хәйретдинов, Альберт Шәйхетдинов, шулай ук, тамашачыларның игътибарын яулап өлгергән яшь актерлар катнаша.