Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
14 март , 21:08

Мәдәни форумның пленар утырышы узды

14 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Арт-Корылтай»V мәдәни форумының пленар утырышында катнашты. Аның темасы – “Бөек ил мирасы – Русиянең мәдәни суверенитеты нигезе”.

Мәдәни форумның пленар утырышы узды
Мәдәни форумның пленар утырышы узды

14 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Арт-Корылтай»V мәдәни форумының пленар утырышында катнашты. Аның темасы – “Бөек ил мирасы – Русиянең мәдәни суверенитеты нигезе”.

 Быел форум “Башкортостан” дәүләт концерт залында уза һәм заманча шартларда мәдәният өлкәсендә тәрбия һәм белем бирүгә, патриотик, рухи-әхлакый контент формалаштыруга багышлана. Чара кысаларында актуаль мәсьәләләр буенча секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, стратегик сессияләр уза. Форумда 800дән артык мәдәният хезмәткәре катнаша.

Радий Хәбиров үз чыгышында «Арт-Корылтай»ның хөрмәтле кунакларын сәламләде һәм республиканың мәдәният өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде.

- Башкортстан дүртенче ел рәттән мәгълүмати активлык рейтингында лидерлыкны саклап кала. Без мәдәни чараларга килүчеләр саны буенча Мәскәүдән соң икенче урынга чыктык. Бу сан бездә 160 миллионнан артып китте. Без СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мәдәният учреждениеләренә һәм чараларга ташламалы нигездә йөрү хокукы бирдек. Ел ярым эчендә бу ярдәм чарасыннан 90 меңгә якын кеше файдаланган, нигездә СВО катнашучыларының гаилә әгъзалары, алар 12 меңнән артык чарада булганнар, – диде төбәк җитәкчесе. – 2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы билгесе астында уза. Башкортстанда бу шулай ук СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы. Бу мәдәни контент формалаштыру, быелгы эшебезнең юнәлешләрен һәм формаларын билгеләү өчен төп темалар.

Хәзер бу темага актив рәвештә китаплар нәшер ителә, музыкаль әсәрләр, геройларыбызның чын батырлыклары нигезендә театраль куелышлар иҗат ителә. Безнең мәдәният эшлеклеләре СВО зонасына еш чыгалар. Бигрәк тә «Павильон» төркемен, Рамил Бадамшин, Рәсүл Карабулатов, Арслан Тимеровны, безнең сугышчылар алдында актив чыгыш ясаучы филармонияләрнең концерт бригадаларын билгеләп үтәсем килә. Узган елда махсус хәрби операциягә багышланган фильмнарның премьералары узды – «Герой биюе», «Оберег», «Безбашенный». Хәзер «Салават токымнары», «Муса Гәрәев» анимацион проектлары өстендә эш бара.

ТӨбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыруда лидер булды.

Башкортстанда мәдәният өлкәсендә кадрлар сәясәте мәсьәләләренә зур игътибар бирә. 2021 елдан «Земство мәдәният хезмәткәре» республика программасы кысаларында 120 кеше ярдәм алды инде. 2025 елдан әлеге проект федераль дәрәҗәдә дәвам итәчәк.

 

Мәдәни форумның пленар утырышы узды
Мәдәни форумның пленар утырышы узды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: