“Пушкин. Тукай. Кәрим”.
Хөрмәтле дуслар!
Урындагы татар автономияләре җитәкчеләре, кадерле дуслар, яшь рәссамнар!
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗатына багышланган "Пушкин, Тукай, Кәрим" Республика балалар рәсемнәре конкурсында катнашырга ихлас чакыра!
Конкурс 1 марттан башлана һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр язучыга үз чоры бирелә, шуңа күрә сездән конкурсның шартнамәсе белән җентекләп танышуыгызны һәм үз эшләрегезне вакытында җибәрүегезне сорыйбыз. Без сездән яңа иҗади идеяләр һәм илһамлы эшләр көтәбез! Әйдәгез, бергәләп әдәбиятка булган мәхәббәтебезне чагылдырырлык якты һәм онытылмаслык сәнгать әсәрләре тудырыйк! Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
Тулырак монда: https://nkat-rb.ru/engine/download.php?id=23
Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча сораулар туса, шалтыратыгыз: +79373439991 Меньщикова Эльвира Марс кызы,
+79174475698 Монасыйпов Фидрат Фәрит улы.