Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 март , 08:11

Безнекеләр Казанда чыгыш ясаячак

Башкортстан Республикасы дәүләт оркестры 7 һәм 8 апрельдә Казанда һәм Чаллыда концертлар белән чыгыш ясаячак.

Безнекеләр Казанда чыгыш ясаячак
Безнекеләр Казанда чыгыш ясаячак

Башкортстан Республикасы дәүләт оркестры 7 һәм 8 апрельдә Казанда һәм Чаллыда концертлар белән чыгыш ясаячак. Шушы уңайдан аның генераль директоры, БР халык артисты Артур Нәзиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Иҗади дуслык юбилеена: Татарстан һәм Башкортстанның Югары музыкасы» дигән зур матбугат конференциясендә чыгыш ясады. Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камалов һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов катнашты.

Ике күрше төбәк – Татарстан һәм Башкортостанның иҗади дуслыгы юбилее уңаеннан быел «оркестр феериясе» - Иоганн Штраустың «Вена вальсы короле» музыкасы һәм Петр Ильич Чайковский әсәрләре белән тулыландырылган затлы концерт тәкъдим ителәчәген әйтте. Чайковскийның сирәк башкарыла торган «Оркестр өчен 3 нче сюита» әсәрләренең берсе, Штраустың «Императорский», «Сказки венского леса», «Ты мое сокровище», «Тысяча и одна ночь», «На прекрасном голубом Дунае», шулай ук Австрия композиторының башка бик күп ялкынлы әсәрләре яңгыраячак. Дирижеры - Дмитрий Крюков.

- Безнең өчен музыкада төбәкләр, республикалар һәм территорияләр арасында бернинди бүленеш булмавы бик әһәмиятле. Нәкъ менә классик музыка берләштерә һәм аның теле җир шарының теләсә кайсы ноктасында аңлашыла. Оркестр бер сезонда 75тән артык концерт бирә. Башкортстанның югары сәнгатен федераль һәм төбәк үзәкләрендә күрсәтә алуыбызга, Татарстандагы тамашачыларыбыз белән тагын бер тапкыр очраша ауыбызга шатбыз!- ди Артур Нәзиуллин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: