Мәдәни мохит
12 март 2025, 04:29

Вәт йөрибез концертларга!

Мәдәни чараларга йөрүчеләр саны буенча Башкортстан ил буенча 2 урында!

Вәт йөрибез концертларга!Вәт йөрибез концертларга!
Вәт йөрибез концертларга!

Республикада ел башына 3,5 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениесе исәпләнә. Аларда 15 меңгә якын кеше хезмәт куя.

-Мәдәни чараларга йөрүчеләр саны буенча 2024 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән кала 2 нче урында торабыз. 161 миллионнан артык кеше чараларга килгән. Бу планлы күрсәткечтән 55% ка югарырак һәм 2023 ел белән чагыштырганда 34% ка диярлек күбрәк, — ди БР премьер-министры Андрей Назаров.

Шулай ук узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан «Русиянең әдәби флагманы» булды һәм «Иң укый торган төбәк» дип танылды. Авылларда булдырылган модельле китапханәләр саны һәм яңартылган кинозаллар саны буенча да алда барабыз.

фото: foursquare.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас