Андрей Назаров Башкортстанда бай тарихи-мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелүен ассызыклады. Республикада бүгенге көндә 5,8 меңнән артык тарихи-мәдәни объект бар. Уникаль һәйкәлләр белән эшләгәндә законнарны тайпылышсыз үтәү зарур. Безнең төбәк археология һәйкәлләре категорияләренең күптөрлелеге һәм аларның таш чорыннан алып XX гасыр башына кадәрге хронологик чорлары белән аерылып тора. Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин сүзләренчә, төбәктә бик күп тарихи һәм мәдәни объектлар тупланган һәм экспертиза уздыру аеруча актуаль.
– Һәйкәлләрне ачыклау һәм саклау буенча системалы эш-киләчәк буыннар өчен бай тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруның нигезе ул. Соңгы биш елда Башкультнаследие тарафыннан дәүләт сагына моңарчы билгеле булмаган 232 археологик объект алынды. Бу төзелергә тиешле җир кишәрлекләренә экспертизалар үткәрү һәм фәнни археологик тикшеренүләр буенча системалы эш нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип бәян итте Салават Кулбахтин үз чыгышында. Соңгы 5 елда ачыкланган мәдәни мирас объектларына карата тарихи-мәдәни экспертиза уздыру буенча уңай динамика күзәтелә. Ачыкланган һәйкәлләргә карата 162 дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелгән, шул исәптән архитектура буенча да. Бюджет акчалары хисабына ачыкланган археология һәйкәлләрен ТКХ бердәм дәүләт реестрына кертүне нигезләү буенча 48 дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза акты әзерләнгән. 73-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы нигезендә мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән барлык археология объектларының да федераль әһәмияттәге категориягә ия булуын исәпкә алырга кирәк. Әлеге категориядәге мәдәни мирас объектларын бирү вәкаләтләренә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы гына ия. 2022 елдан 2024 елга кадәр РФ Мәдәният министрлыгы Башкортстанның археологик һәйкәлләрен федераль әһәмияттәге объектлар сыйфатында ЕГРОКНГА кертү турында 48 боерык бирде. Федераль закон нигезендә, ачыкланган объектлар мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына (ЕГРОКН) кертелгәнче дәүләт саклавында тора. Реестрга кертү объектның тарихи-мәдәни кыйммәтен һәм категориясен (региональ, җирле яисә федераль әһәмияткә ия) билгеләүче экспертиза нигезендә башкарыла. Ачыкланган мәдәни мирас объектын сүтү тыела. Ачыкланган мәдәни мирас объектын реестрга кертү турындагы карар идарә тарафыннан дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы бәяләмәсе нигезендә кабул ителә, анда объектның тарихи-мәдәни кыйммәте билгеләнә һәм мондый объектны региональ яисә җирле (муниципаль) яисә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына кертергә тәкъдим ителә. Ачыкланган мәдәни мирас объектына д+әүләт тарихи-мәдәни экспертиза дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы турындагы нигезләмә таләпләре нигезендә уздырыла. Экспертиза кызыксынган затларның (дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы, юридик яисә физик зат) инициативасы буенча һәм акчалары исәбеннән оештырылырга мөмкин. Экспертиза уздыру кысаларында, шул исәптән сак предметы (объектның мәҗбүри сакланырга тиешле үзенчәлекләре) һәм тиешле мәдәни мирас объекты территориясе чикләре билгеләнә. Тарихи-мәдәни экспертиза булмаганда, шулай ук мондый объектның расланган сак предметы булмаганда, ачыкланган мәдәни мирас объектына карата ремонт һәм реставрация эшләрен башкару рөхсәт ителми. Утырышка йомгак ясап, Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы ул бурыч кына түгел, ә киләчәк буыннар өчен Башкортстанның уникаль мәдәниятен саклау мөмкинлеге дә. Премьер-министр мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсенә әлеге тарихи объектларны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты.
Белешмә: Башкортстан Республикасы территориясендә 5849 мәдәни мирас объекты урнашкан, шул исәптән: Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән 1966 объект һәм ачыкланган 3876 мәдәни мирас объекты.