Мәдәни мохит
7 март 2025, 07:01

Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә

"Кеченә дә, төш кенә"ләр.

Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсәУңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә
Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә

 

"Кеченә дә, төш кенә"ләр.

Бакалы районының Иске Катай авылында урнашкан  “Ак чәчәк”  балалар бакчасында “Татар кызчыгы -25. Татар малае -25”  бәйгесе үтте.

Бәйгедә ике кыз, ике малай катнашты. Әдилә Әхмәтова "Уңган кыз ", Айсылу Гыйлмиярова "Тырыш кыз", Данил Шакиров "Тырыш малай",  Әмир Әсәдуллин "Уңган малай" номинациясен яуладылар.

Бәйгедә үзләре белән таныштыру, җыр, бию, шигырь сөйләү биремнәре булды. Әниләр белән берлектә “Бишек туе” йоласы күрсәтелде, бишек җырлары, туган тел турында җырлар җырланды.

Бәйрәмне балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Заһирова  һәм музыкаль тәрбия  җитәкчесе Радик Гәрәев оештырды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә
Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә
Уңган, булганнар “ Ак чәчәк”тә үсә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас