Борай районы Кузбай авыл биләмәсенә караган Алтай авылында "Дуслык әйлән-бәйләне" (Эшъяськон тугоко) төбәкара Русия халыклары йолалары һәм традицияләре фестивале узды. Анда Башкортстаннан тыш, Пермь краеннан һәм Удмуртия республикасыннан иҗат коллективлары катнашты.
«Аек авыл» республика конкурсы кысаларында оештырылган әлеге күңелле чара төрле халыклар - удмуртлар, марилар, татарлар, руслар, башкортларны берләштерде. Аларның һәркайсы нәкъ менә шушындый халык бәйрәмнәренең берләшергә ярдәм итүен яхшы аңлый, ә бу безнең катлаулы заманда бик мөһим.
Халык йолалары һәм уеннары, җирле осталарның күргәзмәләре, халык ансамбльләренең чыгышлары, спорт ярышлары, Май чабу бәйрәмнәре, шулай ук зур «дуслык әйлән-бәйлән»е бик уңышлы үтте. Чараның кульминациясе – кыш белән хушлашуны символлаштырган карачкыны яндыру. Бәйрәмнең җылы, якты атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем аралашудан –ямь, сый-хөрмәттән–тәм, җыр-моң-уеннардан дәрт алып таралышкан.
Борайлылар билгеләп үткәнчә, бу искиткеч бәйрәм авыл халкының бердәмлеге һәм аларның кече ватаннарына булган мәхәббәте символына әверелгән. Шулай булгач, Алтай авылы халкына «Аек авыл» конкурсының финалында уңышлар гына телисе кала.