Яз башында гадәттәгечә Мәскәүдә «Русиянең милли матурлыгы» бөтенрусия матурлык, мода һәм креатив фестивале узачак. Ул илнең төрле шәһәрләрендә үтәчәк күпкырлы чаралар циклын үз эченә ала. Март ахырында Уфада «Татлы пар» матурлык һәм ана булу бәйгесе һәм «Төп модель Өфө-2025» дефиле буенча республика турниры шушы максатта оештырыла. Бу конкурсларда җиңүчеләр Мәскәүгә барып, үзләрен ил дәрәҗәсендә күрсәтү мөмкинлеге алачак.
Әлеге уникаль вакыйгалар алдыннан төрле матурлык конкурсларының финалистлары һәм җиңүчеләре «Башинформ» матбугат залында җыелды.
–Ул уникаль проект, аның аналогы дөньяда беркайда да юк. Бу матурлык һәм ана булу бәйгесе, әмма анда әни-кыз, әби-онык, сеңел-апа командалары ярыша. Иң яхшы пар оештыручылар хисабына Мәскәүгә зур абруйлы конкурска барачак. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала, буй һәм башка параметрлар буенча чикләүләр юк. Төп шарт –команда хатын-кызлардан торырга һәм аларны туганлык җепләре бәйләргә тиеш.
Без бу конкурсны гаилә кыйммәтләрен, бердәмлекне, мәхәббәтне һәм ана булуны пропагандалау дип саныйбыз һәм барысын да әлеге “текә” проектта катнашырга чакырабыз. Барлык нечкәлекләр белән “ВКонтакте”да “Руиянең милли матурлыгы” рәсми төркемендә танышырга мөмкин, – ди Башкортстан буенча проектлар җитәкчесе Зарина Янбердина.
Шулай ук әлеге конкурс белән берлектә 4 яшьтән башлап профессиональ модельләр өчен “Төп-модель Өфө-2025” республика турниры узачак. Ул 2018 елдан бирле үткәрелеп килә һәм кызларда зур кызыксыну уята.
Ил күләмендә рекордлы санда матурлык титулларын яулаган кыз Светлана Шевцова:
–Матурлык конкурслары - ул ярыш кына түгел, ә шәхси үсеш һәм үз-үзеңне күрсәтә белү. Матурлык бәйгеләрендә без сәхнәдән куркуны, халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңәргә өйрәнәбез, үзебездә лидер сыйфатларын үстерәбез, үз-үзеңә ышанычны һәм үз-үзеңне хөрмәтне арттырабыз, –ди.