Мәдәни мохит
5 март 2025, 07:53

Башкалада – кече шәһәр театрлары!

24-29 мартта Уфада Кече шәһәр театрлары декаднигы узачак. Тамашачыларга «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында «Балаларга театрлар» һәм «Кече шәһәр театрлары» юнәлешләре буенча куелган 2024 елгы премьера спектакльләре күрсәтеләчәк.

Башкалада – кече шәһәр театрлары!Башкалада – кече шәһәр театрлары!
Башкалада – кече шәһәр театрлары!

24-29 мартта Уфада Кече шәһәр театрлары декаднигы узачак. Тамашачыларга «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында «Балаларга театрлар» һәм «Кече шәһәр театрлары» юнәлешләре буенча куелган 2024 елгы премьера спектакльләре күрсәтеләчәк.

Декадникны “Безнең байлык” спектакле (А.Сесенбаев) белән Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры ачып җибәрәчәк.  Ә Туймазы татар дәүләт драма театры «Толганай» (Ч.Айтматов) спектакле белән ябачак.

– Гадәттәгечә, бу проект кысаларында иҗат ителгән спектакльләр бөтенрусия һәм халыкара театр фестивальләре һәм конкурслары афишасына кертелә, алар төрле дәрәҗә премияләр һәм бүләкләргә ия була, –ди БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

2025 елда Башкортстан театрларында «Кече ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыруга 10 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк. «Балаларга театрлар» юнәлеше буенча финанслау 4,5 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 3,9 млн сум федераль бюджеттан; «Кече шәһәр театрлары»на — 5,4 млн сум, ил бюджетыннан — 4,7 млн сум тәшкил итәчәк.

Шул акчага 9 спектакль кую планлаштырыла. Субсидия акчалары куючы режиссер төркеме хезмәтләре өчен түләүгә һәм спектакль өчен костюмнар, декорацияләр һәм реквизитлар ясау өчен материаллар сатып алуга юнәлдереләчәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас