“Русиянең сәхнә әсәрләре алтын фонды"на Башкортстан театр коллективлары иҗат иткән өч спектакль керде.
Уфа “Нур " татар дәүләт театры репертуарындагы “Фатыйма” драмасы (режиссеры Азат Җиһаншин); Рус дәүләт академия драма театрының “Иске йорт" спектакле (режиссеры Михаил Рабинович); Салават башкорт дәүләт драма театрының «Ярлыкау» спектакле (режиссеры Илсур Казакбаев).
«Русиянең сәхнә әсәрләренең алтын фонды» проекты Русия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Аның төп идеясе - илебезнең театр мәдәниятен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыра һәм аның гомум мәдәни кодын формалаштыра торган спектакльләрдән «Алтын фонд» булдыру.