26 февральдә Уфаның “Заман” татар ресторанында уникаль вакыйга — беренче татарча стендап кичәсе үтте. Бу шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез өчен зур яңалык булды. Кичәгә 100дән артык тамашачы җыелган иде.
Проектның оештыручысы - “Татарча фатирник | Аулак өй” Башкортстан татар яшьләре оешмасы. “Фатирник” әгъзалары үзләре әле студент кына булсалар да, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә, чараны бик масштаблы итеп әзерләгәннәр. Оешма җитәкчесе әйтүе буенча, чараның төп максаты булып туган телне саклап калу, аңа игътибарны үстерү белән беррәттән аны яшь буын арасында пропагандалау тора. Чөнки милләтнең киләчәге нәкъ яшь буын вәкилләре кулында.
-Мондый форматта чара үткәрү уе күңелдә бик күптән йөри иде инде. Без, “Фатирник”ның иң актив әгъзалары, ике ел элек Кырымга “Әйдә, шаярт” фестиваленә барырга мөмкинчелек алдык. Ул татарча КВН. Әлеге чарада без татарларның никадәр кыю булуын һәм татар телендә юморның шулкадәр алга киткәнлеген күреп шаккаттык һәм сокландык. Һәм мин шушындый чараны Уфада да уздырырга дигән макстан куйдым үземә. Татар телендә юмор бар һәм ул яшәргә, таралырга хаклы, –ди Башкорт дәүләт педагогия универститетының 4 курс студенты һәм шул ук вакытта Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама бүлеге менеджеры булып эшләүче һәм “Татарча фатирник” Башкортстан татар яшьләр оешмасын җитәкләүче Алинә Сабитова.
Беренчегә оештырылган эксперименталь чараның уңышлы үтү-үтмәвенә бәйле икеләнүләр булган, әлбәттә. Тамашачылар саны күп булмас дигән уйлар да тынгы бирмәгән. Әмма “гуглформа”да язылучылар саны 130га (!) җиткән һәм шуларның 100е килгән. Ул гына да түгел, бу көнне “Заман”да җыелучыларның 60 проценты яшьләр булган. Башкортстанда татар яшьләре күп һәм алар татар мәдәнияте, теле, юморы белән кызыксына дигән сүз бит бу.
Казаннан килгән талантлы алып баручыларның булуы да чараның уңышында үз ролен уйнагандыр. Профессиональ юмор осталары Рәмис һәм Гафур бер көн алдан килеп, стендаперларны әзерлгән. Аларга кыскача гына тренинглар үткәреп, әлеге жанрда чыгыш ясау нечкәлекләренә өйрәткән.
6 катнашучы үз осталыгын сынап карарга булган. Алар барысы да комик буларак сәхнәгә беренче тапкыр чыгучы төрле уку йортларында белем алган студентлар. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бу очракта алай түгел. Тамашачылар һәркайсының чыгышын бик җылы кабул иткән.
Чыгыш ясаучылар "Татарча фатирник"ның яңа мерчы һәм чараның спонсорларыннан төрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Әйткәндәй, кичәдән соң әлеге оешмага керергә теләүчеләр дә, стендап белән чыгыш ясарга теләүчеләр дә бик күп булган.
Уфа шәһәрендә заман татар мәдәниятендә яңа юнәлеш ачучы татар стендапының беренче адымнары ясалды.
Икенче чыгарылышлары да булыр дип өметләнәбез.