Мәдәни мохит
26 февраль 2025, 04:53

Мәскәүдә зур концерт көтелә

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Мәскәүдә узачак зур концертка әзерләнә.

Мәскәүдә зур концерт көтеләМәскәүдә зур концерт көтелә
Мәскәүдә зур концерт көтелә

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Мәскәүдә узачак зур концертка әзерләнә. Кремль сарае сәхнәсендә ике бүлектә торган концерт ансамбль тарихында беренче тапкыр. “Дөнья халыклары биюләре” концертында коллектив 85 еллыгына багышланган юбилей концертын тәкъдим итәчәк.

Директор, БРның атказанган артисты Нәзир Байзигитов сүзләренчә, төп бурыч — Мәскәүдә республика мәдәниятен пропагандалау. Башкала тамашачысына беренче чиратта башкорт хореографиясе классикасы — Фәйзи Гаскәров куелышындагы «Зарифа», «Җиде кыз», «Төньяк амурлар», «Проказница», «Өч туган» һәм күренекле балетмейстер мирасының алтын фондыннан башка биюләр тәкъдим ителәчәк. Концерт программасында премьералар да булачак.

25 февральдә узган генераль репетициягә тамашачы буларак журналистлар да чакырылды. Аларга әлеге яңа биюләрне башкарып күрсәттеләр.

- Җиңүнең 80 еллыгына бию блогын әзерләдек. Анда без Фәйзи Гаскәровның 1812 елгы Ватан сугышына багышланган «Төньяк амурлар» спектаклен, «Веселые ребята» хореографик композициясен һәм махсус хәрби операциягә багышланган «Тормыш хакына» биюен күрсәтәчәкбез. «Веселые ребята» биюен (биш егет һәм өч кыз катнаша) без соңгы айда массакүләм биюләребезне арттыру өчен эшләдек, — дип сөйләде Нәзир Байзигитов.

Ике яңа хәрби биюне дә Нәзир Байзигитов үзе куйган. «Веселые ребята» биюен ул «В бой идут одни "старики" совет фильмы мотивлары буенча иҗат иткән.

Икенче бүлектә коллектив Русия һәм дөнья халыклары биюләрен: казах, харезм, белорус, адыг, Испан, Аргентина, Кытай биюләрен һәм башка матур хореографик композицияләрне башкарачаклар.

Мәскәүгә барлыгы 35 пар биюче барачак. 70 биюче генә дигән сүз.  Берничә тонна костюм ике йөк фурасы белән озатылачак.

- Ярты гасырдан артык эшчәнлегем эчендә  без барлык дәрәҗәле сәхнәләрдә чыгыш ясадык – Брежнев катнашкан Зур театрда да, Кремль съездлар сараенда да. Минем өчен иң истә калган концерт 1982 елда СССРның 60 еллыгына оештырылганы булды. Без нәкъ менә Финляндиядән ай ярымлык зур гастрольләрдән кайтып килә идек һәм Брежневның үлгәнен белдек. Бөтен Советлар Союзыннан, барлык республикалардан алдынгы коллективлар җыелды. Андый хөкүмәт концертларында без бер-ике номер биедек. Ә менә ике бүлектән торган тулы концерт - бу мин эшләгән дәвердә беренче тапкыр, - дип билгеләп үтте ансамбльнең педагог-репетиторы, РФ атказанган, БР халык артисты Рим Әбделмәнов.

Фото: Башинформ

Мәскәүдә зур концерт көтелә
Мәскәүдә зур концерт көтелә
Мәскәүдә зур концерт көтелә
Мәскәүдә зур концерт көтелә
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас