"Art for life" нәрсә ул?
Мәчетле районы кызы рәссам Ләйсән Гаррапова узенең картиналары белән Казанда үткән "Art for life" «Дөнья картинасы» исемле Хәйрия проектында катнашты.
«Картиналарым беренче тапкыр "Art for life" хәйрия проектының "Дөнья картинасы" күргәзмәсендә күрсәтелделәр. Минем өчен бу зур вакыйга, кемдер эшләремне интернетта түгел, ә тере килеш күрде, миннән хәтта ОТР каналына интервью алдылар!
Минем белән бергә чарада Башкортстаннан 9 рәссам катнашты: Анастасия Архипова, Рәлия Гыйззәтова, Лира Сөләйман, Михаил Гладких, Наталия Зонова, Эльвира Наумова, Татьяна Масычева, Вера Мелентьева, Айгөл Кайбушева.
«Art for Life» проекты сәнгатьне һәм игелекне берләштерә, аңа мохтаҗларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләр ача. Миссиясе – хәйрия оешмаларына ярдәм итү һәм Казанның мәдәни ягын үстерү», –диде Ләйсән.