Мәдәни мохит
24 февраль 2025, 12:48

"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”

Туган тел!  

"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”
"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”

Туган тел!

 Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерен дә без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.

 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Алдан расланган план буенча мәктәбебездә  Иске Калмаш урта мәктәбендә татар теле укытучысы Р. Макулова, башкорт теле укытучысы И. Сухова, китапханәче З. Сәбгыянова директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе П. Макулова, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары И. Кудашева Халыкара туган тел көненә  багышланган төрле чаралар үткәрделәр. Бу чаралар туган телнең байлыгын, матурлыгын, гүзәллеген, тапкырлыгын, фикри тирәнлеген ачу; каләм осталарының телебез турында әйтелгән канатлы фикерләре белән танышу;  тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә өйрәнү бурычларын күз уңында тотып әзерләнде.

"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел” – исеме астында стенд төзелде. “Туган телем – минем байлыгым” исемле татар телендә узган ачык дәрестә, “Башкорт фольклоры” сәгатендә,  “Туган телем – иркә гөлем” исемле уен –викторинада, “Туган телемдә әдәби китап укыйм” акциясендә, “Туган телебезнең байлыгы” исемле китапханә дәресендә, “Мин милли киемдә” флешмобында укучыларыбыз зур теләк белән катнашты.

     Район үзәге Чакмагышта үткәрелгән Халыкара туган тел көненә багышланган яттан шигырь укучылар бәйгесендә дә укучыларыбыз сынатмады

         Генерал Шәйморатов исемендәге 6 “а” сыйныфы укучысы Әмирә Мусина үзе иҗат иткән шигырь белән җиңүче булды.  6”б” педагогик классында укучы Милия Гыйләҗова 2нче урын, Генерал Шәйморатов исемендәге 6”а” нчы сыйныфы укучысы Ризана Кудашева 2нче урын яуладылар. Кәримов Динар “Шигырь сөюче” номинациясендә аерым дәрәҗә яулады.

 

 Туган телләр көне уңаеннан Әхмәт- Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә оештырган флешмобта Гыйләҗева Милия актив катнашып сертификат белән бүләкләнде.

Туган телләрне үстерү, аны киләчәк буынга тапшыру буенча мәктәбебездә ел дәвамында да күп эшләр алып барыла. Бу өлкәдә директорыбыз Гильванов Самат Тимерхан улының да хезмәте санап  бетергесез.

"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”
"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”
"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”
"Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас