“Каурый каләм” иҗат бәйгесенә йомгак ясалды.
Кушнаренко районы мәктәп укучылары арасында Туган телләр көненә багышланган “Каурый каләм” иҗат бәйгесенең йомгаклау чарасы үтте.
Бәйге районда инде 10 ел рәттән үткәрелеп килә. Балалар өч телдә:рус, татар, башкорт телләрендә иҗат итәләр. Бу елны да чарада дүрт дистәдән артык укучы, укытучылар, Башкортстан татарлары Конгрессы вәкилләре, “Ак калфак “ оешмасы әгъзалары катнашты.
Төрле номинацияләрдә җиңүче балаларга бүләкләр тапшырылды. Ә бәйгенең лауреатлары шагыйрә Фәндидә Харрасованың премиясе һәм шигырьләр китабы белән бүләкләнде.
“Милләтем ядкәрьләре” номинациясендә унышлы чыгыш ясаган Садыйкова Даниягә һәм Фәттахова Алсуга “Ак калфак” оешмасының Иске Тукмаклы бүлеге җитәкчесе Фәридә апалары Локманова үзе чиккән калфакларны итсәлекле бүләк итеп тапшырды.
Әбиемнең калфагы
Бар әбиемнең сандыгы
Анда ята калфагы.
Әбием аны матурлап
Чәчәкләр чиккән тагы.
Ул калфакны әнием дә
Кадерләп кенә кигән,
Миңа да ул бик килешә –
Бик күркәм итә икән.
Калфак – милләтемнең йөзе,
Калфак – кадерле ядкарь.
Яшәсен минем милләтем,
Яшәсен, горур татар!
Дания Садыйкова, 9нчы сыйныф.
Чәк-чәк
Әбием минем оста,
Пешерә тәмле чәк-чәк.
Майда йөздереп кенә,
Баллап, ширбәтләп кенә!
Чәк-чәк татлы ризык,
Күптән өстәл бизәге,
Шуңа да халкым аны
Өстәленнән өзмәде.
Зур түрә, кунакларны
Бездә каршылый һәрчак –
Күмәч, бал белән янәшә
Милли ризык – чәк-чәк!
Алсу Фәттахова, 5 нче сыйныф.